Бер ишек ябылса, икенчесе ачыла
Тормышта төрлесен күргән Гөлфия апа. Ике кызын ялгызы гына үстергән анага авырлыкны җитәрлек күп татырга туры килгән. – Белем буенча укытучы мин. Мәктәптә эшләдем, – дип сөйли ул үзенең тормышын. – Берзаман укытучыларның хезмәт хакы бик начарланды, аңа гына яшәрлек түгел иде. Минем кулда ике кечкенә бала...
Гөлфия апа базарда алмалар сата. Үзенең кечкенә генә ларегы бар. Аның саткан алмалары башкаларныкыннан бераз гына кыйммәт булса да, мин гел аннан алам. Беренчедән, аның ларегында гаҗәеп чисталык. Һәр алмасы, һәр әфлисуны, грушасы – алсу бите белән сатып алучыларны кызыктырып, матурлап тезелгән. Бер бозылганы, бер череге юк. Икенчедән, Гөлфия апа татар хатыны. Ә мин сатып аласы әйберемне иң элек милләттәшләремнән алырга тырышам, каным да, җаным да үз милләтем кешеләренә тартыла. Өченчедән, Гөлфия апа бик аралашучан. Бер кило алма алырга дип кереп, берәр сәгать сөйләшеп торган көннәрем була аның белән. Ник яшерергә, мин үзем дә кеше белән сөйләшергә яратам шул...
Гөлфия апаның сатып алучылары күп. Ларегыннан кешенең бер дә бушап торганы юк. Аның белән аралашырга яратучылар бер мин генә түгел. Товары сатылып бетеп баргач, кереме дә начар түгел. Һәрхәлдә, Гөлфия апа бер дә зарланмый. Гомумән, булганына шөкер итә белә торган, ярдәмчел, киң күңелле, юмарт хатын ул. Алмаларын сатканда, илле грамм, утыз грамм авыррак килсә, алар өчен акчасын да алып тормый, күчтәнәчем булсын, ди генә. Алдашмый, хәрәмләшми... Андый кешедән ничек аласың килмәсен ди инде?!
Тормышта төрлесен күргән Гөлфия апа. Ике кызын ялгызы гына үстергән анага авырлыкны җитәрлек күп татырга туры килгән.
– Белем буенча укытучы мин. Мәктәптә эшләдем, – дип сөйли ул үзенең тормышын. – Берзаман укытучыларның хезмәт хакы бик начарланды, аңа гына яшәрлек түгел иде. Акчасына кызыгып, төнлә автобуслар юарга урнаштым. Минем кулда ике кечкенә бала. Төнлә аларның ялгызын гына калдырып булмый, үзем белән эшкә ияртеп алып барам да, мин автобуслар юганда алар автобус утыргычына ятып йоклап алалар. Ә миңа йокламаган килеш иртән мәктәпкә барып укучыларга белем бирергә кирәк. Өстәвенә авылда әни дә картайды, авырый башлады. Атна ахыры җитсә, шул ике баламны җитәкләп, авылга кайтам.
Шул вакытта бер таныш хатын яхшы киңәш бирде: «Мәктәптән кит син. Мин сиңа яхшырак эш табып бирәм», – диде. Яхшы эш дигәне авыру карт-карчыкларны карау икән. Сиделка була инде. Башта карышкан идем. Ничек инде, мин, югары белемле укытучы, авыру карчыклар карыйммы? Аннары ризалаштым. Җәйге ялда бер генә ай эшләп карыйм дип тотынган идем, шуннан мәктәпкә бармадым. Бу эш бик табышлы булып чыкты. Авыруны кешене бер атна караган өчен мәктәптә бер ай буена эшләп алган акчаны түлиләр. Дәрес планы язасы юк, әллә никадәр журнал тутырасы юк, контроль эшләр, конкурслар... мәктәптәге эшне санап бетерә торган түгел. Сиделка эше дә авыр инде авырлыкка. Төне буена йокламыйча, карават янында сагалап утырырга кирәк. Олы кешенең астын җыештыру, күтәрү-төшерүе дә бик кыен. Минем бит әле балалар да кечкенә. Төнгә аларны да үземнән калдыра алмыйм. Мин караган карчыкның фатиры ике бүлмәле иде. Залдагы диванга кызларыма урын җәям дә, алар шунда иртәнгә кадәр йоклыйлар. Иртән шуннан гына бакчага илтәм үзләрен.
Бик холыксыз иде караган карчыгым. Шулкадәр шикчел, һавалы үзе... Пешергән ризыгымнан шикләнеп үзәгемә үтте. Көне буе йоклый да, төне буена явызлана. Балаларын каргый, туганнарын, мине... Мин нинди начарлык эшләгән инде аңа югыйсә. Балалары да шул холкына чыдый алмагач карарга кеше яллаганнар инде. Ике баласы да шактый җитеш тормышлы иде дип беләм. Бик сирәк кенә, миңа акча түләр көн җиткәч кенә киләләр иде әниләре янына. Әбинең үзен генә озакка калдырып китеп булмый. Аяклары юньләп тотмаса да, торып, бөтен бүлмәне актарып, бөтен җирне буяп, хикмәтләр ясап бетерә. Карт булганга микән, әллә берәр чире булдымы – олы йомышын да, кечесен дә тота алмый, кая барса, артыннан агып йөри... Эше авыр булса да, шунысы ярый – бер атна ялсыз эшлим дә бер атна ял итәм. Ул арада кайтып әнине дә карап, эшләрен эшләп киләм. Бу карчыкны ике елдан артык бактым. Үз кулларымда дип әйтерлек җан бирде.
Аннары тагын бар хатынны карадым әле. Үзенә илле биш, алтмыш кына яшьләрдер. Бер дә хәтере юк. Балаларын да белми, нәрсә ашап, нәрсә эчкәнен дә. Деменция икән анда. Бик авыр чир, Аллаһ күрсәтмәсен. Карап торышка сау-сәламәт кебек. Ничек киенергә, ничек чишенергә, кашык тотып ничек ашарга, чынаяктан ничек эчәргә, бәдрәфкә ничек барасы – барысы да хәтереннән юылган. Әйтерсең бер яшьлек бала. Баланы караган шикелле, артыннан ияреп йөрергә кирәк. Анда көндез генә, кызы эштә булганда гына эшләдем. Ул эштән кайткач, әнисен үзе карый иде. Аны да ике елга якын карадым. Аннары әниләрен бер пансионатка урнаштырдылар. Нәрсә булып беткәндер, анысын белмим. Ул балаларны гаепләмим. Чынлап та, үзенең дә кем икәнен хәтерләмәгән кешене каравы бик кыен. Ул беркемне танымый, бөтен кешедән курка, кача, ярдәм сорап кычкыра. Ашыйсын да белми, йомышын да... Яшь, эшли торган кеше үзен авыру янына бәйләп куя алмый бит.
Сиделка булып эшләп алган акчаларымны җыеп барып, менә шушы ларекны сатып алдым. Үземә үзем эшлисем килде. Гомеремдә бер баш суган да сатып караган кеше түгел идем, өйрәндем. Инде кызларым үсеп җитте, алар да бик булыша. Товарны «оптовый» базардан олы кызым алып кайтып бирә. Мин сатып кына торам. Атнага бер ике кызым ларекны юып, чистартып чыгаралар. Чиста җирдән сатып алуы кешегә дә күңелле бит. Хәрәмләшмәгәнгә күрә, Аллаһы Тәгалә дә ярдәмен гел салып тора. Сатып алучыларым да яхшы кешеләр. Әйтәсе килгән фикерем шул: тормышны үзгәртүдән курыкмаска кирәк. Аллаһка тәвәккәлләсәң, ул үзе дөрес юлга чыгара икән. Мәктәптән киткәнемә үкенмәдем. Мин хәзер үземә-үзем хуҗа, беркем алдында да хисап тотасым юк.
Лилия Гәрәева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев