Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Бер ир-атның ремонт ясаганда күзенә кадак кадалган

***

Табиб-офтальмологлар коточкыч җәрәхәттән соң ир-атның күзен коткарып калган. Алар аның күз алмасына кадалган кадакны алган.

Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итүенчә, җәрәхәтләнгән ир-атны 8нче санлы дәваханәнең офтмальмология травмпунктына ашыгыч ярдәм медиклары бригадасы китергән. Ул ремонт эшләре вакытында бу хәлгә дучар булган.

Офтальмохирурглар тиз арада ят җисемне алган, күз алмасын бөтенлеген тернәкләндергән. Өч көннән соң интраокуляр линза имплантациясе белән тонык күз ясмыгын (хрусталик) алмаштыру буенча кабат операция ясаганнар.

Вакытында үткәрелгән хирургик ярдәм пациентка күзен һәм күрү сәләтен саклап калырга мөмкинлек биргән. 

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев