БЕР ГАСЫРЛЫК Илсөя БЕЛЕМ ТАРИХЫ
Узып баручы ел юбилейларга бай булды. Карагуҗа мәктәбенең 100 яшьлек туган көненә дә чакыруны шатланып кабул иттек. Һәр авылның үз тарихы, кабатланмас үткәне бар.
Бер гасырлык белем йортын юбилее белән котлап, элеккеге укучылары, һөнәри юлларын
шунда үткән укытучылар, гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлап, лаеклы ялга чыккан ветеран педагоглар җыелды. Һәркем күптән күрешмәгән сыйныфташлары, яраткан укытучылары белән очрашуга ашкынып кайтты.
100 еллык тарих турында берничә томлык китап язарлык. Газета бите чикле булганга, без кыскача гына булса да, тукталып китик әле. Биредә беренче мәктәп 1919 елда ачыла, бу хактагы мәгълүмат ТРның милли архивында сакланган. Анкета күчермәсен фәлсәфә фәннәре докторы, Карагуҗаның чыгарылыш сыйныф укучысы Фәрит Солтанов табып алып кайта. Һәм бу язма шулай зурлап бәйрәм уздыруга этәргеч бирә дә инде. Соңрак, авылда җиде еллык мәктәп ачыла. Бөек Ватан сугышына кадәр биредә татар халкының бөек шагыйре Сибгат Хәкимнең дә бер уку елы дәверендә татар теле һәм әдәбияты фәнен укытуы да билгеле. Ул, төрле сәбәпләр аркасында, университетта бер елга академик ял алырга мәҗбүр була.
Ә Карагуҗада туганнан туган апасы яшәгән була. 1946 елдан бина урта мәктәп статусына ия. Күрше Олы Яке, Уразлы, Каратмән, Күлбаш, Синтәк, Чүрчиле һәм башка авыллардан да килеп укыйлар. Ул чакта хәтта А, Б, В класслары ачарга туры килә. Күз алдына китерәсезме, 1975 елда 402 укучы белем алган! Ике катлы, 320 урынга исәпләнгән бүгенге бина 1983 елда салына. Авылда балалар бакчасы булмагач һәм укучылар саны кимегәч, беренче катта бакча ачыла. Мәктәп тә тугызъеллык булып үзгәртелә. – Яңа бина ачылса да, анда парта, урындык һәм кара тактадан башка берни дә юк иде. Ике ай эчендә 80 урынлы ашханәне эшләтеп җибәрдек. Буш диварлар осталар тарафыннан бизәлде. 1999 елда шәхси газ җылыту системасына күчтек. Монда барлык ир укытучылар үз көчләрен куеп, котельный бинасын төзеде. Мәктәпне һәр елны медальгә тәмамлаучылар булды. Безнең чыгарылыш сыйныф укучылары кермәгән Казанның бер генә югары уку йорты да юк, – дип горурланып сөйли 1984-2009 елларда директор булып эшләгән Илдар Хәкимуллин. Юбилей уздыру, дип әйтүе генә җиңел ул. Бәйрәм артында күпме эзләнү, йокысыз төннәр, тырышлык таләп ителүен укытучылар коллективы үзләре генә белә. «Мәктәбебезгә 100 ел тулу хакындагы документны алгач, шуңа нигезләнеп, җиң сызганып эшкә керештек һәм аны ничек тә югары дәрәҗәдә уздырасы килде. Шөкер, чарага кайткан һәркем бик риза булып, рәхмәтләр әйтеп, 110 еллыгын да үткәрегез әле, дип киттеләр. Биредә эшләгән ветеран укытучыларның барысын да күрә алмавыбыз гына кызганыч. Өлкән яшьтәгеләр килә алмады. Җиде стена газетасы, укытучылар турында мәгълүматлар җыеп, альманах чыгардык. Бүгенге көндә бездә 48 бала белем ала. Алга таба да шушы югарылыкны югалтмый эшлисе иде», – дип сөйли Карагуҗа мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Зөлфия Мохтарова. Әлбәттә, туган көн котлауларсыз, бүләкләрсез узмый инде ул. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәисә Афанасьева барлык укытучыларга Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырды. – Урамда көн ничек кояшлы булган кебек, күңелебез дә елмая бүген. Чөнки зур бәйрәм. Юбилей белән котлап барчагызга да сәламәтлек, эшегездә уңышлар телим. Хезмәтегезне яратуыгызга рәхмәт. Балалар булса, мәктәп яши. Ә мәктәпле авылның киләчәге бар. Белем учагын бергәләп саклыйк, – дип изге теләкләрен җиткерде җитәкче. Бәйрәм бер сулышта, җылы атмосферада үтте. Күлбаш авылы кызы, биредә югары сыйныфларда белем алган, «Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева чараны ихластан, чын күңелен биреп, матур итеп алып барды. Теләгән һәркем үзенең хатирәләре белән уртаклаша, яраткан мәктәбен котлый алды, укытучыларына рәхмәт сүзләрен ирештерде. Авыл җирлеге башлыгы Марат Минһаҗевның «Чал тарихы булган, чын татар Карагуҗа мәктәбе бит ул. Авыл тормышы да аның белән бик тыгыз бәйләнгән, хәтта, авылның йөрәге дип әйтер идем!» – дигән сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Шуңа да тарих 100 ел белән генә туктамыйча, алга таба дәвам итсен иде. Юбилеегыз котлы булсын, карагуҗалылар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев