Бер гаепсез ана, бер гөнаһсыз сабый… (тормыштан)
Кайнана кимчелекле булып туган оныгын кабул итмәде, киленен таза-сау бала тапмауда гаепләде. «Бер белмәгән егеткә атылып кияүгә чыктың, аның өч ел очрашкан кызы бар иде. Алар ачуланышкан гына иде. Син очрамасаң, алар дуслаша иде. Менә хәзер ул кызның күз яше синең балаңа төшкән», — дип киленнең бәгырен «телә» генә иде кайнана. Кайнана кимчелек белән туган баланы кешеләр, бигрәк тә күршеләре күрүен теләмәде.
Кайнана кимчелекле булып туган оныгын кабул итмәде, киленен таза-сау бала тапмауда гаепләде.
Диләрә белән Раяз өч ел очрашып йөрде. Аларның ата-аналары – кара-каршы күршеләр, балалары бергә булуына куанып туя алмадылар. Күршеләрнең бер-берсенә керми калган көннәре сирәк иде. Менә кушылырлар, менә никах, аннары туй булыр дип көттеләр.
Тик күршеләр, ата-аналар көткәнчә булмады. Яшьләр бик каты үпкәләштеләр дә, араларын кырт кисеп өзделәр.
…Раяз бер елдан күрше авылда яшәүче Сәриягә өйләнеп тә куйды. Аларның уллары бик ябык һәм «куян иренле» булып туды. Кайнана баланың бу кимчелеген кабул итмәде. Баланың шундый булып тууында киленне гаепләргә ашыкты.
«Бер белмәгән егеткә атылып кияүгә чыктың, аның өч ел очрашкан кызы бар иде. Алар ачуланышкан гына иде. Син очрамасаң, алар дуслаша иде. Менә хәзер ул кызның күз яше синең балаңа төшкән», — дип киленнең бәгырен «телә» генә иде кайнана.
Кайнана кимчелек белән туган баланы кешеләр, бигрәк тә күршеләре күрүен теләмәде. Сәриягә бала белән урамга чыкмаска кушты.
Раяз очрашып йөргән күрше кызы Диләрә дә кияүгә чыкты, ул тупылдап торган малай тапты. Сәрия бу хәлдән соң кайнанасын тынычланыр дип көтте. Әмма Сәриянең кайнанасы күршеләренә кереп чыккач: «Рәхәтләнеп таза-сау бала сөеп чыктым әле», дип әйтергә дә тарсынмады. Сәрия игътибар итә иде: кайнана бу сүзләрне улы Раяз ишетмәгәндә, киленне кимсетәсе килгәнгә әйтә. Кайнана өч ел дәвамында оныгын алдына утыртып сөймәде дә, «бала белән урамга да чыга алмыйм бит», дип киленне битәрли иде.
Сәрия бу кимсетүгә күп түзде. «Ярар мине талый инде, ә бала бит аның улының баласы, аның оныгы. Сабыйның нинди гаебе бар?» — дип өзгәләнде.
Шәһәргә киткәч, Сәрия ире Раяз белән сөйләшергә булды, башка болай яши алмаячагын аңлый иде ул.
«Без башка авылга кайтмыйбыз, анда синең балаңнан оялалар», — диде Сәрия һәм үксеп еларга тотынды. Өч ел түзеп яшәгәннән соң, бу кичтә озак тынычлана алмады Сәрия. Раяз аны тынычландырырга тырышты, әмма улына кагылган сүзләр аның да йөрәген «телгәләде». Раяз да сукыр түгел бит, әнисенең баланы кабул итмәвен, өнәмәвен сизенә иде.
Бу сөйләшүдән соң, Раяз Сәрия белән улын авылга кайтырга кыстамады. Үзе дә әти-әнисе янына ниндидер зур эш булганда гына кайта башлады.
Раязның әнисе дә үз хатасын аңлый иде, әмма улы белән сүз башлый алмады. Раяз өчен әнисе дә якын кешесе, хатынын да ярата, улы өчен дә йөрәге «авырта». Әмма алар шул вакыйгадан соң бөтенләй чит кешеләр кебек яшиләр. Балалар авылга кайтмый, кайнана алар янына шәһәргә килә алмый.
Тора-бара аралар тагын да суынды. Хәзер инде алар бөтенләй чит кешеләр кебек яшиләр. Болай дөрес түгел икәнлеген белсәләр дә кирегә әйләнеп кайта алмыйлар. Ә кимчелеге булган малай үзенең авылдагы әбисен бөтенләй белми дә инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев