Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Бер атна эчендә мошенниклар яшел үзәнлеләрнең 4 млн сумга якын акчасын урлаган

Заман үз геройларын тудыра дигән кебек, мошенник­ларын да читтә калдырмый. Алар да заман белән бергә атлый, кайвакыт узып та китә. Чөнки, тир түкмичә генә кеше алдап баю өчен бөтен технологияләрне, ялганлау ысулларын белә. Боларга өстәп, алар кеше алдый-алдый психологка да әйләнә, аралашырга өйрәнә. Акча өчен ни эшләмәссең.

Әлбәттә, алдынгы техно­логияләр ярдәмендә алар корбаннары белән күзгә-күз очрашмый, бары элемтәнең икенче ягында оста «уйнаучы» артист кына ул. Ни дисәң дә, халык ышанучан безнең. Алдаулар турында ишеткәне булса да, ул үзенең шундый хәлгә тап булачагын башына да китереп карамый. Ә өлкән яшьтәге кешеләр һәр шалтыратуны җитди кабул итә, дулкынлана, ышана һәм шулай булырга тиеш дип уйлый. Аларны мошенниклар инде күптән бик яхшы «өйрәнгән». Кыскасы, тозак­ка эләгү җиңел, кайчак үзең­нең сизми дә калуың бар. Гипноз тәэсиренә эләккән кебек буласың, ни әйтәләр шуны эшлисең. Юк, бүтән ышанмыйм дип, сүз биргән вакытларда да «бирешүең» бар.

Андыйлардан саклануның чаралары күп түгел, әмма бар: билгесез затлар белән элемтәгә кермәскә, ара­лашуларны кичекмәстән тиз өзәргә («алтын таулар» вәгъдә итсәләр дә), шәх­си мәгълүматларны, код­ларны бирмәскә, шикле сылтамаларга кермәскә. Әлбәттә, алар синең мәгълү­матларны урау юллар белән дә алырга мөмкин. Аз гына «слабинка» бирсәң, эш харап. Бу фактны да исәптән чы­гарырга ярамый. Гомумән, үзеңне-үзең сакламасаң, булмый.

Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге мәгълүматларына караганда, кырыгалдарлар кармагына эләгүчеләр кимеми. Кире­сенчә, корбаннар саны да, урланган суммалар да арта гына. Сәбәбе? Беләбез, әмма ышануларны дәвам итәбез.

Узган атнада, К.Маркс урамында яшәүче 85 яшьлек яшел үзәнле, абонент номерына хезмәт күрсәтү срогын арттыруны тәкъдим итүчегә 539 мең сумын подъезд төбенә үзе чыгарып биргән. Акчасын югалткач кына, аңына килгән.

Зур Ключи авылында яшәүче 20 яшьлек егет билгесез затның «алтын теленә» ышанган. Аңа сим-картасына хезмәт күрсәтү килешүен озайтырга тәкъдим иткәннәр. Бу очракта 105 мең суммасында зыян килгән.

«Таттелеком» җәмгыяте исеменнән эш итүчеләр соңгы араларда күбәйгән. Телефон элемтәсе килешүен озайтырга кушалар. Нәтиҗәдә, бу тәкъдим белән ризалашучылар акчасыз кала. Менә шулай, 87 яшьлек хатын-кыз – 610 мең сумыннан, 84 яшьлеге 250 меңеннән колак каккан.
Күргәнебезчә, зур суммалар мошенниклар кесәсенә күчсә, акчаларыннан язган өлкәннәр стресс хәлендә кала.

Игътибар!
Кызганыч, акча мәсьә­ләсендә хәзер бик сак булырга, дөрес итеп саклый белергә дә өйрәнергә кирәк. Бу проблеманы хәл итүдә кем булышыр? Җавап юк. Ялганчысы – бар, булышучысы – юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев