«Бер айда 200-300ләп кешене югалттык» - МХОда катнашучы якташыбыз Илшат Каюмов
Сугышчан дуслары «Каюм» дип йөрткән якташыбыз Илшат Каюмов 2020 елның августында махсус хәрби операциягә 4 айга контракт төзеп китә һәм анда ике елга кала. Өлешчә мобилизация игълан ителгәч, контракт срогы автомат рәвештә озайтыла.
Әңгәмәбез Илшатның чираттагы ялга кайткан чагына туры килде. Санаулы вакыт тиз уза, китәсе киләме икән?
– Хәзер күндем инде. Кайтасың да, тизрәк китәсе килә башлый, – ди ул. – Анда инде үз эшеңне беләсең, хезмәттәшләргә дә ярдәм кирәк.
Һәм тагын. Очрашудан файдаланып, аның хәрби операциягә китүенең сәбәбен сорамыйча калып булмый.
– Украинадагы вакыйгаларны күзәтеп, ничек 21нче гасырда шулай булырга тиеш, дип уйладым. Аннан соң махсус батальон җыелуы турында ишеттем. Финанс ягы да бар. Күбебезнең ипотека, кредит, балалар... Уйлап йөрдем, военкомат яныннан бер уздым, ике уздым... Хатыныма һаман әйтә килдем, ышанмады гына. Ә әни минем уйлаганымнан чигенмәячәгемне яхшы белә.
Яшел Үзәннән алар дүрт кеше киткән: берсе – Васильеводан, икесе – Яшел Үзәннән. Өйрәнүләрне Тоцкоеда узганнар.
3 сентябрьдә Украинага җибәрелгәннәр. Ул мотоукчылар гаскәренең элемтә взводына билгеләнә. Элемтә белән тәэмин итә, комбат белән элемтәдә тора, алгы сызыкта еш булырга туры килә. Илшат сөйләвенчә, белгечләр күп таләп ителә, әмма үз эшен яхшы белә торганнар кирәк. Барысына да өйрәнеп булмый. Сугыш үзе өйрәтә.
Илшат Каюмов безнең колакларны ярып кергән канкойгыч Бахмут өчен бәрелешләрдә катнашкан.
– Соңгы 13-14 айда Бахмут янында торабыз. Анда каты сугышлар узган елны булды, хәзер алай ук түгел. Алга китәргә рельеф комачаулый. Әйе, башта бик кыен булды. Безнең егетләр анда батырлыклар күп күрсәтте.
Илшат Каюмов Олы Шырданда туып-үскән. X-XI классны шәһәрдәге 5нче гимназиядә укыган. Аннан соң Суднолар төзелеше техникумы, 1 елдан соң – армия. Кайткач техникумда укуын дәвам итә. Башта – «Магнит» бүлү-тарату үзәгендә, аннан соң тәрәзәләр ясый торган шәхси предпрятиедә эшли. МХОга китәр алдыннан, җибәрәселәре килмәсә дә, аннан китә. Әмма ялга кайткан саен шунда кунакка, ягъни эшкә йөрүен дәвам итә. Аның кайтуын анда да бик көтәләр. Гаиләсе, хатыны һәм ике баласы бар. Кызы Амилия 1нче классны бетерсә, улы Илназ – балалар бакчасында. Икесенең яшь арасы 2 ел да ике ай һәм икесе дә бер көндә туган. Әлбәттә, балалары да аңа: «Әти, кайчан командировкадан кайтасың инде?» – дигән сорауны бирүдән туктамый.
– Мораль яктан авыр хәзер. Балаларның ничек үсеп җиткәнен күрмичә калуың да бар.
– Җиңү кайчан булыр соң, дип тә сорамый булмый.
– Әйтә алмыйм, әмма җиңү барыбер булачак. Әлбәттә, кешеләр анда алай озак була алмас. Кемдер контрактны ярты елга, кемдер бер елга төзегән.
– Ә түләүләр белән ничек?
– Мин барлык түләүләрне дә вакытында алып барам, ипотеканы капладым. Ике тапкыр яраландым. Беренчесендә яраларым җиңелчә булгач, страховка бирелмәде, икенчесендә алдым. Әмма аякта кыйпылчык бар. Аны алмасаң була дисәләр дә, калдырасым килми. Тәннәрендә 100дән артык кыйпылчык йөртүчеләр дә бар. Корал кыйпылчыклары гына түгел, ташлар да, туфрак та эләгергә мөмкин.
Сөйләшкән арада Илшат бер эпизодны искә төшерә. Ничек исән калуларына әле дә ышанмый. Алгы линиядә кизү торганда якташы белән икесе танк уты астына эләккән.
«Беренче ату ераграк иде, икенчесе, өченчесе, дүртенчесе якынайганнан якынайды, бишенчесе бөтенләй җир белән күмеп китте. Бернәрсә күренми, ишетелми. Алтынчысы төп-төгәл безгә төшәргә тиеш иде. Бәхеткә, анысы атылмады. Узган елның февралендә Угледарда гел оборонада булдык. Беренче штурмга 120 кеше китте һәм бик азы гына кайтты. Гәүдәләрен дә чыгарып булмады. Туганнары көтеп тора бит инде. Угледардан соң 2023 елның 9 маеннан без Бахмутта».
Илшат Каюмов тагын бер бәрелешне искә төшерә. 60лап кеше зур һөҗүмнән тимер торба эчендә калган. Алга китсәң дә атканнар, артка да юл юк. Комбат: «Кем булдыра ала, китегез!» – дигән. Шундый суматохада нәрсә эшләргә дә белмәгәннәр. «Шул вакыттан башланды инде безнең, көн саен – 10-15 кеше. Бер айда 200-300ләп кешене югалттык. Яшел Үзәннән Артур да шунда һәлак булды. Бик яхшы малай иде. Чыгара алганнарны чыгардылар. Туганнарына моны аңлату авыр. Батальонда хәтта офицерлар калмады ул вакытта. Кем яраланды, кем «200». Ә хәзер алай түгел. Кем дәгъвалап йөри, аларга караш җитди. Арада төрлесе була. Тылга чыккач безне ашатмадылар-эчертмәделәр, дип, видеолар куючылар да бар. Анда бөтен әйбер җитә: киеме дә, ашарга да, модель агентлыгы түгел бит ул. Хезмәт хакы белән дә шулай, кемгә ничек. Мин үземә ай саен билгеле бер сумманы калдырам. Ашамлыклар алырга туры килә. Ә алар анда кыйммәт. Аннан соң квадрокоптерларның да 70 процентын үзебез алабыз. Оборона министрлыгы аларны нәтиҗәләргә карап бирә, яисә килеп җитә алмый. Ә алардан башка солдат окоптан башын да чыгара алмый. Бер квадрокоптер 2-3 көнгә генә җитә. Дошман юкка чыгара бара. Ике ел элеккеге корал белән хәзергесен чагыштырып булмый, аерма зур. Һәр айны нәрсә дә булса үзгәрә».
– Җирле халык белән мөнәсәбәтләр нинди?
– Халык белән аралашабыз. Бер-беребезгә ярдәм итәбез. Кайвакыт әйберләрне юып бирергә сорыйсың, кайбер мохтаҗларга ашамлыгын да, даруын бирәсең», – ди Илшат Каюмов.
«Алга» батальоны элемтәчесе, кече сержант Илшат Каюмовның хәзер хәрби тәҗрибәсе зур, күп ситуацияләрне аек акыл белән хәл итә:
– Приказларны баш белән уйлап үтәргә кирәк. Шул ук вакытта баш тартырга ярамый, әмма нәтиҗә бер төрле булырга тиеш. Сугышка килдең дә, шунда ук нәтиҗә дә күрсәтә башладың түгел. Медикларның үз эше, элемтәчеләрнең, минометчыларның үзләренеке. Безнең батальон егетләре әйбәт нәтиҗәләр күрсәтте. Элеккеге комбатны гел искә алам. Ул сугышчыларны кызгана, турыдан-туры ут астына кертмәс өчен төрле махинацияләр уйлап чыгара иде. Кызганыч, аны хәзер башка урынга күчерделәр, хәтта җинаять эше дә ачмакчылар иде. Хәзер инде яу кырында ятып калу ахмаклык булыр. Өйдә гаиләң, балаларың көткәндә. Алар өчен җаваплы булуыңны да онытмаска кирәк.
Илшат Каюмовның сугышчан бүләкләре дә бар: «Батырлык өчен!», «Сугышчан батырлык өчен! (За боевое отличие)» һәм тагын истәлек медальләре. Аларны да ул зур тыйнаклык белән: «Мин зур батырлыклар кылмадым, ни өчен биргәннәрен дә белмим!» – ди. Әмма монда медалең булу-булмау мөһим түгел, хәрби операциядә катнашучының һәрберсе – герой. Алар көн саен, сәгать саен бурыч үти, җиңү өчен гомерләрен куркыныч астына куя.
Илшат Каюмовка һәм хезмәттәшләренә җиңүләр, уңышлар һәм сәламәтлек телибез. Туган якларына исән-сау әйләнеп кайтсыннар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев