Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Белгечләр тюбингларның һәм ватрушкаларның куркыныч булуы турында кисәтә

Приморье краенда, тау башыннан тюбингта шуган вакытта, бер кыз зур тизлек белән агачка бәрелә.

Белгечләр кисәтә: тюбинглар, ватрушкалар - күңел ачу өчен зарарсыз чара түгел. Хәер, мәктәп каникулларында башка җәрәхәтләр дә арта. Табиблар уяулыкны икеләтә арттырырга киңәш итә. 
Күпләр хәзер кар тауларыннан ватрушка белән шуып төшә. Әмма аларны 100 процентка куркынычсыз, дип санарга ярамый, ди белгечләр. Иң беренче чиратта, искерәк, яхшы ледянкаларга өстенлек бирү яхшырак. 
Республика балалар клиник хастаханәсенең травматология-ортопедия бүлеге мөдире Алексей Глушков белдерүенчә, дәваханәгә мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелегенең кулбаш сөякләре, тубык очлары җәрәхәтләнгән . 
- Яшьләрнең барысы да диярлек, кроссовкаларда йөри. Ә ул бит - җәйге аяк киеме, силикон табанлы һәм бик шома. Берничә җәрәхәтләнү очрагы, нәкь менә кроссовкалар киеп йөрү белән бәйле, - ди табиб. 
Статистикага күз салсаң, мәктәп каникуллары көннәрендә балаларның имгәнү, җәрәхәтләнү очраклары 20-30 процентка арта. Моңа төрле дәрәҗәдәге сыну да, пешүләр дә керә. Шуңа белгечләр саклык чаралары күрергә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев