Белешмәләр электрон элемтә буенча җибәрелә
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, республиканың 84 100 иминиятләштерүчесе Пенсия фонды белән электрон элемтә каналлары буенча документлар алмашу, шул исәптән эш бирүче аша үз хезмәткәрләренә картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү турында килешү төзегән.
Булачак пенсионерның язма ризалыгы булган очракта, предприятиенең кадрлар хезмәте фондка пенсия билгеләү өчен кирәкле документларны якланган элемтә каналлары буенча җибәрә.
Гражданнарга шәхси счетлары торышы белән электрон рәвештә Пенсия фонды сайтында яки Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта, шулай ук фондның клиентлар белән эшләү хезмәтенә яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп эшләргә мөмкин.
Пенсия билгеләү процессына тискәре йогынты ясаучы нинди дә булса факторлар булмаган очракта, иминиятләштерүче яки хезмәткәр карамагында булган документлар, мәсәлән, хезмәт кенәгәсе, балалар туу турында таныклык, хәрби билет, 2002 елның 1 гыйнварына кадәр хезмәт хакы турында мәгълүмат фондка тапшырыла. Җитмәгәннәрен Пенсия фонды белгечләре, гражданин элек эшләгән оешмаларга һәм архивларга юллап, мөстәкыйль рәвештә соратып алачак.
«Без Татарстан иминиятчеләрен Пенсия фонды белән электрон хезмәттәшлек итү турында килешү төзергә,шул юл белән картлык буенча иминият пенсиясе билгеләү өчен таләп ителә торган документларны әзерләү процессын җиңеләйтергә һәм булачак пенсионерны Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә шәхсән мөрәҗәгать итү зарурлыгыннан азат итәргә чакырабыз», – дип билгеләде Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.
Пенсия билгеләүгә әзерлек эшләре тәмамланганнан соң, булачак пенсионерга Россия Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша тиешле гариза юлларга гына кирәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев