Белемле булу өчен, йортта 350 данә китап булырга тиеш
Ә сездә күпме китап бар? Әлеге гади сораудан күпләр аптырап кала. Австриянең милли университеты галимнәре үткәргән тикшерүгә карасаң, безнең белем касәсе китапларга бәйле икәненә ышанасың.
Профессор Джоанна Сикора әйтүенчә, алар дөньяның 31 илендә яшәүче 160 мең өлкән кеше биргән мәгълүматны анализлап тикшерү үткәргәннәр. Аларга "16 яшь булганда, йортыгызда күпме китап бар иде?"дигән сораулар бирелгән. Шул тикшерүдә катнашучы өлкәннәр дөрес язу, уку, математик мисалларны чишү һәм компьютер технологияләрен белү буенча тестлар узган. Тикшерүләргә карасаң, Төркиядә иң кечкенә өй китапханәләре икән, гаиләдә нибары уртача 27 китап исәпләнә. Ә китапханәләрнен күплеге буенча Эстония алдынгы, бу илдә яшәүче гаиләләрдә 218 китап саклана икән. Россия исә 8 нче урында.
- Барлык илләрдә дә өй китапханәсенең күләме өлгерешкә зур йогынты ясый, - дип яза тикшерүчеләр. - Өстәвенә, китапларның күплеге ата-аналар белеме, аның дәрәҗәсе яки һөнәри казанышлары кебек факторлардан тыш, функциональ грамоталылык турында да сөйли. Әгәр яшүсмернең әти-әнисе китап сатып алмый, укуга мәхәббәт уятмый икән, димәк, мәктәптә иң түбән билгегә өмет итәсе кала. Балаң даһи булсын дисәң, өйдәге киштәдә 350 китаптан да ким булмаска тиеш. Тикшеренүчеләр мондый саннар китерә: китаплар санының 18дән 63кә кадәр артуы 0,34 коэффициентка өлгерешне арттыра. Китапларны саклау гына түгел, аны укырга мөһим. Ул сүзлек запасын киңәйтә, критик фикерләүне һәм белемлелекне үстерә. Китаплар булмаган йортта үскән һәм университетка акча түләп кергән студентның белем дәрәҗәсе китап укып үскән 9 нчы сыйныф укучысының күрсәткечләренә туры килә дигән нәтиҗәгә килгән профессорлар.
Хәзерге үсмерләр берни укымый, ә ярты гомерен смартфонда үткәрә. Әмма тикшерүчеләр өметне югалтмыйк, балаларыбызга мөмкин кадәр игьтибар бирик, белем алуда ярдәм итик, диләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев