Бөек Җиңүгә – 75! Әтиебез – безнең горурлыгыбыз!
Әтиебез – Гаязов Әбзалетдин Гаяз улы 1925 елның 14 мартында Буа районы Ташкичү авылында крестьян гаиләсендә туа. Гаиләдә биш бала үсә.
Авылның башлангыч мәктәбендә укыганнан соң, Кишер Аксуының 7-еллык мәктәбендә укый. Мәктәпне иң яхшы билгеләренә тәмамлап, Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Соңыннан Югары Ослан районы Ключище авыл хуҗалыгы техникумына сынаусыз укырга керә. Техникумның 2 курсын тәмамлаганнан соң, сугыш башлану сәбәп ле, укуын ташларга мәҗбүр була. Туган авылына кайтып, хисапчы булып эшли башлый.
1943 елның 1 маенда әтиебез Совет Армиясенә алына. Владимир шәһәрендә артиллерия өчен командирлар хәзерләү курсларында укыганнан соң, 1нче Украина фронтында сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Үзебезнең илне азат иткәннән соң, Польша, Германия, Чехословакияне азат итүдә катнаша.
Берлин янында немец самолетын бәреп төшереп, өч немец солдатын пленга алган өчен Гаязов Әбзалетдин Гаяз улы «Сугышчан казанышлары өчен» медале белән бүләкләнә (бу батырлык турында мәгълүматны «Халык хәтере» сайтында табарга мөмкин).
1998нче зенит артиллерия полкының 71нче зенит девизиясе составында Бреславль, Берлин шәһәрләрен алуда, Прага шәһәрен азат итүдә катнаша. Күрсәткән батырлыклары өчен «Берлинны алганы өчен», «Праганы азат иткәне өчен» медальләре белән, Баш главнокомандующий Советлар Союзы маршалы Сталинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.
1948 елда, күкрәгенә орден - медальләр тагып, взвод командиры Әбзалетдин Гаязов туган авылы Ташкичүгә кайта. Авылның иң чибәр, иң уңган кызы Өммегөлсем белән бергә тормыш корып җибәрәләр. Шатлык өстенә шатлык өстәп, бер-бер артлы өч кызлары – апамнар дөньяга килә.
Әтиемнең күптәнге хыялы да тормышка аша: 1956 елда Килдураз урта мәктәбендә 10 классны тәмамлаганнан соң, Казан Авыл хуҗалыгы институтына читтән торып укырга керә. Бик күп фәннәрне «су кебек эчкән», гаҗәеп хәтергә ия булган әти төркемдәшләре өчен алыштыргысыз остаз була: авыр вакытларда ярдәм итеп, имтиханнарга әзерләнергә булыша ул аларга. Шәкертләре әтиебезне әлегә кадәр олы ихтирам белән искә алып сөйлиләр.
Әтиебез озак еллар Мулланур Вахитов исемендәге колхозда рәис булып, институтны тәмамлаганнан соң, лаеклы ялга чыкканчы, Буа районы «Марс» колхозында баш агроном булып эшли. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә нәтиҗәле хезмәте өчен 1968-1969 елларда СССР Авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә (ВДНХ) катнаша. Бик күп медальләргә лаек була, «ТАССР ның атказанган агрономы» дигән мактаулы исем һәм «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнә.
Безне – дүрт кызын кадерләп үстергән, тәрбия ләп белем биргән әтиебез таянычыбыз, ышанычлы киңәшчебез булды. Заманалар авыр булса да, тормышны, кешеләрне яратырга, кыенлыкларны җиңәргә, намусыбызга тап төшермичә яшәргә өйрәткән, файдалы киңәшләре белән авыр минутларда ярдәм итеп торган әтиебезгә рәхмәтебез чиксез зур безнең.
Лаеклы ялга чыккач, Яшел Үзән шәһәрендә яшәгән әтиебез бүгенгесе көндә инде вафат, ләкин аның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге яшәр!
Гүзәл Мифтахова. Яшел Үзән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев