Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәхеткә юл (хикәя)

– Син нәрсә, Саматның тормышын бозарга телисеңме әллә? Ул синең белән бергә шул памперслар, ползункилар сазлыгына кереп батачак бит! Нинди бала әле сезгә? Сез үзегез бала! Тормышыгызны көйләгез әле, үзегез өчен яшәп калыгыз. Аннан җитешерсез. Минем таныш табибым бар, бүген үк алып барам. Ул чакта нигә туасы баласын яклап бер сүз дә әйтә алмады икән Мәдинә?

Ул көнне Мәдинә тимер юл вокзалына ничек килеп җиткәнен аңламады. Бары тик: «Балам, бар да яхшымы?» – дип сорап, әкрен генә кулына тиюләреннән айнып китте. Ул пассажирлар өчен көтү залында утыра икән. Кеше күплегенә дә, шау-шуга да игътибар итмәгән. Нәрсәгә килде соң әле ул монда? Ә, әйе, әти-әнисе янына кайтып китмәкче иде бит. Тик ничек аларга кайтып күзләренә күренергә?! Оятың кая куярга?

«Кызым...» Ул сискәнеп китеп, күршесенә карады. Тәгәрмәчле сумкасын янына куйган кечкенә генә буйлы таныш булмаган апа. Карашында кайгыртучанлык чагыла... Мәдинәнең күңел буасы ерылып китте...

«Кызым, ела рәхәтләнеп. Туйганчы ела. Елый алу үзе бәхет ул. Мин яныңда утырып торам әле, яме. Электричкам килергә вакыт бар икән. Гадәтем шундый инде: соңга калырмын дип иртә килеп утырам шушы вокзалга. Ә син ела, ела, оялма...» Мәдинәгә шул җитә калды, сыгылып төште дә елады да елады. Рәхәтләнеп. Берзаман ул аркасыннан сыйпауларын тойды. Күтәрелеп караса, күршесендә утырган апа термос капкачына салынган чәй суза. 

– Елауның төбе юк аның. Әмма хәзер тукта инде. Мә, чәй эч, тынычланып китәрсең һәм башка еламыйм дип үзеңә сүз бир, яме.
Мәдинә үлән исләре килгән чәйне алып әкрен генә эчә башлады. Бу минутта аның өчен шәһәрдә әлеге таныш булмаган ападан да якын кеше юк иде. Чәен эчеп бетергәч, рәхмәтен әйтеп капкачны кире хуҗасына сузды.
– Тормышта әллә нинди авыр хәлләр була. Менә шулай бер генә елап ал, яме. Син әле яшь. Синең барысы да алда. Шуны онытма.
– Алда түгел инде, апа, тормышым чәлпәрәмә килде инде. Хыялымдагы әкият эреде дә юкка чыкты. Ә мин шундый бәхетле идем. Бәхет кошы тоттым дип уйладым....
– Юк, әле син аны тотмагансың. Алда әле бәхет кошың очып киләсе, алда. Менә мин әйтте диярсең. Бәхет килсә, аны кадерләсәң, китми ул. Ә син вокзалда елап утырасың. Димәк, бәхет сәгатең сукмаган...

Мәдинә елый-елый таныш түгел күршесенә барысын да сөйләп бирде. Әти-әнисенә каршы килеп бу шәһәргә укырга керергә килүен дә, имтиханнар тапшырып укырга керүен дә. Өченче курста чакта Самат белән очраша башлавын да... Ә Самат аны алиһәгә тиңли иде. Мәдинәнең ризалыгын алганчы бик озак йөрде ул кыз артыннан. Аннан соң алардан да бәхетле кеше юк иде. «Сез матур пар», – дип сокланалар иде аларга. Дус кызлары көнләшүен дә яшермәде. «Менә бу бәхет, ичмасам, үзе шәһәр егете, әтисе җитәкче урында эшли, ә иң мөһиме – ул синең күзеңә генә карап тора», – диләр иде. 

Мәдинәне Саматның әти-әниләре улларына тиң күрмәде шикелле. Кунакка барса да әллә ни ачылып китмәде әнисе. Салкын гына сөйләштеләр. Бишенче курста егет кызга тәкъдим ясады. «Ә әниеңнәр?» булды беренче соравы Мәдинәнең. «Мин яраткан кешене алар да яраталар. Бар да яхшы. Без бит бергә яшәмәячәкбез», – диде Самат. 

Кызның әнисе дә булачак кияүләренең әти-әниләре турында ишеткәч, борчуга калды. «Кызым, без аларга тиң кешеләр түгел. Үзеңә тиңне эзләргә кирәк. Курчак булмассыңмы ул егет кулында», – диде әнисе җайлап кына. Мәдинә тыңлап та тормады. Аның сүзе бер иде: Самат мине бик ярата, ә яраткан кешеңне рәнҗетмиләр. 

Өйләнешеп бергә яши башлагач, Саматның әнисе Мәдинәне кабул итте кебек. Кайчан килсә дә өй җыештырулы, аш бүлмәсендә тәмле шулпа исе, улының өсте-башы чиста. Ул Мәдинә белән елмаеп сөйләшә башлады. 
Ярты елдан соң Мәдинә авырга узганын аңлады. Ул иртә тормышындагы иң бәхетле иртә булгандыр. Кичне җиткерә алмый азапланды. Сабыйлары туачак бит! Тик менә шатлыклы хәбәргә Самат кына шатланмады. 

– Матурым, нинди бала?! Без әле яшь! Миңа карьера ясарга кирәк, син дә диплом алуга бала кочаклап өйдә утырырсыңмы? Ярый аны үзең генә карасаң, мине дә җигәчәксең. Ә миңа карьера турында уйларга кирәк. 
Мәдинә һич тә мондый борылыш көтмәгән иде. Ул сүзсез калды. Беренче тапкыр йокларга ире янына ятмады. Икенче көнне ул ярдәм эзләп кайнанасы янына килде.

– Син нәрсә, Саматның тормышын бозарга телисеңме әллә? Ул синең белән бергә шул памперслар, ползункилар сазлыгына кереп батачак бит! Нинди бала әле сезгә? Сез үзегез бала! Тормышыгызны көйләгез әле, үзегез өчен яшәп калыгыз. Аннан җитешерсез. Минем таныш табибым бар, бүген үк алып барам. Җәннәттә яшәр өчен башта үзеңә алиһә булырга кирәк әле. Үзеңне кара башта.

Ул чакта нигә туасы баласын яклап бер сүз дә әйтә алмады икән Мәдинә? Югыйсә җанында яралган җан өчен көрәшәсе калган да бит. Ә ул башын иде дә кайнанасы артыннан иярде. Әнисенә авырлы булуы турында әйтеп тә тормады. 
Җәннәткә илтәсе дип ярылган юл җәһәннәмгә булып чыкты. Кайнанасының мактаган табибы аборттан соң аңа башка бала таба алмаячагы турында әйтте. Ни сәбәпле дигән сорау һавада эленеп калды. Кайнанасы исә ишетмәмешкә салышты. Бу хакта уйламаска тырышса да, табибның сүзләре еш исенә төшеп җәфалады. Ул шөбһәләре турында иренә дә әйтмәде. Курыкты. 

Бер елдан соң Саматны алыштырып куйдылармыни, бала сорый башлады. «Сиңа әни булу бик килешер иде», – дигән сүзләре Мәдинәнең тирән ярасына тоз булып кереп утыра иде. Хатын табибларга йөрергә кереште. Тикшеренгәннән соң куркыныч диагнозны расладылар гына. Иренә әйтергә, әйтмәскә белмәде. Әмма аның өчен кайнанасы карар кылган иде инде. 

– Син миңа бала табып бирә алмаячаксың икән бит! Бәлки әле кияүгә чыкканчы ук бу хакта белгәнсеңдер, ә мине кулга төшерер өчен әйтмәгәнсеңдер. Алдаган кеше тотыла ул. Мин синең кара ниятеңне белдем. Миңа нәсел дәвамчысы, миңа малай кирәк! Миңа бала таба алмастай хатын кирәкми, – дип кайтып керде ул  бер көнне. Мәдинә кемнең теләге аркасында бу хәлгә калганын кабат-кабат иренә аңлатып карады, әмма ул аны ишетмәде. Алар бик нык ачуланыштылар һәм... Самат аны куып чыгарды. Кулына нәрсә эләгә шуны җыйды да Мәдинә чыгып китте. 
Менә шушы вокзалда утыра. Җиде юл чатында... Кая барырга? Әнисе белән әтисе янына кайтып егылырга ояла. Вакытында аларны тыңламады бит. Нишләргә соң миңа хәзер дигән сорау белән тәмамлады ул үзенең тарихын таныш булмаган күршесенә.

– Әти-әниең янына кайтырга. Авырлыкка дучар булганнарны бары бер өйдә генә кочак җәеп каршы алачаклар – ата-ана йортында. Белеп әйтәм, үзем яшьлектә синең хәлдә калган идем. Синнән бөтенесе борылганда да, бездән әниләр борылмый. Кайт, кызым, туган йортыңа. Анда сине бәхет көтә. Ә моңа кадәр син бәхетле булмагансың. Ул кеше сине яратмаган, бәхет юлыңда киртә генә булган. Шатлан, хәзер ул киртәдән котылгансың. Синең алга таба яшәргә көчең калмаган кебектер, ә синдә ул көч бик күп әле, аны үзең генә сизмисең...

Күршесе сәгатькә карады да: «Минем электричка килгән», – дип, тиз-тиз җыенып, китеп барды. Мәдинә аңа рәхмәтләрен әйтергә генә өлгерде. Туган  ягына кайтучы электричканы озак көтте Мәдинә. Аны эзләп шалтыратучы булмады. Бу тормышына нокта куелганын аңлады ул.Тыныч күңел белән алга, таныш булмаган күршесе әйткән бәхеткә атлады. 
 
 

Чулпан Галиәхмәтова
Сөембикә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев