Бәхет китергән шалтырау
Хөрмәтле «Яшел Үзән» газетасы редакциясе, кызлар!
Яңа ел алдыннан хат язарга булдым әле. Ул бит инде шундый бәйрәм, һәркем аннан ниндидер үзгәрешләр, могҗиза көтә. Ә бит чынлап та шулай булгалый икән! Хәзерге тормышыбызда могҗизалар шундый аз, мин дә ышанмас та идем, әмма андый хәл минем үземдә булды. Менә газета укучылар белән шул бәхетемне уртаклашырга телим. Ул кешеләрнең күңелләренә шатлык, өмет бирер, бәлки. Әйтәләр бит, уйлар «материлизуются» дип. Фикерләребез, яңа елга булган өмет-ышанычларыбыз гел якты булсын һәм чынга ашсын, дигән теләктә калам.
Һәммәгезгә бәхет теләп, райондашыгыз Алинә.
Яңа 2022 ел якынлашып килгән көннәр. Эштә тыгыз – ел ахыры, отчетлар. Өстәлемдәге бер күч документ кәгазьләренә ачуым килеп карыйм. Кәеф тә юк, бәйрәмгә нибары өч көн калып бара, ә Яңа елны кайда һәм кем белән каршылаячагым турында бер уй да, план да юк. Тәкъдим дә юк, беркемнән дә чакыру да юк. Моңсу уйларымны бүлеп, кинәт кенә телефон шалтырады.
–Хәерле көн! – мине трубканың теге башында ягымлы гына ир тавышы сәламләде.
– Исәнмесез! – дип җавап бирдем. – Ни белән ярдәм итә алам?
– Гастелло урамына такси җибәрә алмассызмы икән?
Әәә, менә нидә икән эш... Минем телефон номерымның беренче саннары белән таксиныкы охшаш, бары тик урыннары гына алышынган (мәсәлән, минеке 53, ә аларныкы 35 кебек) һәм мин бу хакта шунда ук ягымлы тавыш иясенә хәбәр иттем. Таксига шалтыратучылар башта һәрвакыт исәнләшәләр, дип тә уйлап куйдым әле.
– Гафу итә күрегез, туташ, мондый ялгыш шалтыратулар сезнең үзәккә үткәндер инде, – диде ул.
– Ярар, борчылыр урын юк, – дидем дә, трубканы куймакчы булдым.
– Әрсезлегемне кичерегез, исемегезне әйтмәссезме икән? – дип сорап өлгерде теге ир-егет һәм аның матур тавышыннан тәнем буйлап ниндидер дулкын узгандай булды.
– Алинә, – аның тавышы мине ихтыярсыз иткәндәй тоелды һәм аның миннән тагын ни дә булса соравын теләдем. – Тик такси чакырырга теләгән кешегә минем исемем нигә кирәк икән? – дип өстәдем.
Ул көлеп җибәрде. Аның бәрхеттәй, тыныч кына көлүе миңа да йокты һәм тыелып кала алмыйча, мин дә елмайдым.
– Тыңлагыз әле, Алинә, – диде ул көлеп туктагач, – минем исемем Алмаз, гафу итегез тагын бер кабат, бәлки миңа кагылмаган эшкә тыгыламдыр, тик сезнең тавышыгыз шундый моңсу, әллә миңа гына шулай тоеламы?
– Сезгә шулай тоелган гына, Алмаз, эштәге хәлләр бик күңел күтәрелеп, авыз ерып утырырлык түгел шул.
– Моңсуланмагыз, Алинә, сезнең барысы да яхшы булачак. Менә күрерсез! Кәефне кыра торган уйларга бирелмәгез һәм барысы да җайланыр. Календарьга карагыз, бүләкләр һәм могҗизалар вакыты – Яңа ел якынлаша. Ышаныгыз, Алинә, сезнең барысы да яхшы булачак. Сез миңа ышанасызмы?
«Әйе инде, – дидем мин үз-үземә, – буш фатирда япа-ялгыз телевизор каршында утыру шуның кадәр күңелле булачак», шулай да җавап бирдем:
– Әлбәттә, нәкъ шулай, сез әйткәнчә булачак, рәхмәт, Алмаз.
– Киләсе бәйрәмнәр белән, Алинә. Сау булыгыз.
– Хушыгыз, Алмаз, сезне дә туачак Яңа ел белән!
Телефон трубкасын куйдым да, моңсу уйларга баттым. Минем нигәдер әлеге серле Алмазны күрәсем килде. Аны күз алдыма озын буйлы, киң җилкәле, кара чәчле, коңгырт күзле итеп китердем... Минем фантазияләрем тынлыкта котны алып шалтыраган телефон тавышы белән өзелде.
– Әйе! – дип акырдым мин трубкага. Бу, минем ачулы тавышыма исе киткән, фирмабызның даими клиенты булып чыкты. Дорфалыгым өчен гафу үтенеп, араны җайларга туры килде. Сөйләшү сузылды, контрактка имзалар салу белән кайсыбер проблемалар килеп чыкты һәм берничә минуттан мин инде серле Алмаз исемле егет турында онытып, башым белән эшкә чумган идем.
Эштән соң тукталышта торганда мин кабат ямансуладым. Яңа елны күңелле итеп каршылау мөмкинлеге барыбер табылмады.
Өйдә компьютер артында утырганда мин тагын Алмазны искә төшердем. Телефон шалтырады.
– Алло!
– Алинүш, сәлам! – дус кызым Ләйсәннең тавышы иде бу.
– Ләйсәнчик, привет! Ничек хәлләр? Син кайларда? – дип, дустымны сорауларга күмдем.
Кич күңелле тәмамланды. Мәскәүдән кайткан компаньоннары – шәп егетләр белән таныштырырга вәгъдә биреп, Ләйсән Яңа елны каршыларга мине үзләренә чакырды.
Бәйрәмгә хәтле калган көннәр бүләкләр эзләп, маникюр, парикмахер салоннарына барып узды.
Көтеп алган бәйрәм килеп җитте. Киенеп, чәчләремне ясаганда мин кабат серле Алмаз турында искә төшердем. «Ә бит, чынлап та, ул вәгъдә иткәнчә, бары да җайлана...»
Ул Яңа ел кичәсен гомерем буена истә калдырдым, чөнки мин анда булачак иремне очраттым, аннары миңа үземнең эшемне ачарга ярдәм иткән кешеләр белән таныштым – ул кичтә күп могҗизалар булды...
Кыен, җайсыз, уңайсыз вакытларым булганда гел Алмазның йомшак тавышы белән миңа «барысы да яхшы булачак» дигән сүзләрен күңелемдә әйләндерәм.
Яңа 2023 ел якынлаша... Карынымда кечкенә могҗиза – балабыз үсә. Әгәр дә малай туса, Алмаз дип кушачакбыз. Чөнки ул минем күңелемә өмет һәм алда бар да әйбәт булачагына ышаныч бирде.
Райондашлар, әйдәгез, барыбыз да киләчәкнең, туасы елның имин, тыныч һәм бәхетле булачагына ышаныйк әле...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев