Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Башкортстан язучысын Яшел Үзәнгә нинди җилләр ташлаган?

Яшел Үзәннең Тургенев урамындагы үзәкләштерелгән китапханәсенә күп кенә китап сөючеләр сукмак салган. Бу – яшел үзәнлеләрнең рухи азык туплап, күңеленә тынычлык табып, аралашып, ял итеп йөри торган яраткан урыны. Без дә монда еш булабыз. Бер килүебездә Яшел Үзәндә яшәп иҗат итүче язучы Кәрим Кара белән очрашып, якыннан таныштык.

Кәрим Кара тәһәллүсе белән йөрүче Һади Бари улы Кәримов 1956 елда Башкортстанның Учалы районы Ахун авылында туа. Язучы Зифа Кадыйрова белән авылдашлар. Әтисе гомере буе шофер булып эшли, әнисе лаеклы ялга чыкканчы сыер сава. Ишле гаиләдә, биш апасыннан соң, төпчек булып үсә. Мәктәптән соң педагогия институтын тәмамлагач, юллама буенча Аскын районы Күнгәк урта мәктәбенә укытучы итеп җибәрәләр. Һәм шул авылда төпләнеп тә кала, өйләнеп, гаилә кора.

– Шактый соң гына иҗат эше белән шөгыльләнә башладым. Бер-бер артлы язмалар басыла башлагач, ул мине тагын да ныграк җәлеп итте. Унбиш яшьләр тирәсе булгандыр, район газетасында беренче хикәям басылды.

«Тәмәкенең зарары» исемле юмореска иде ул. Ул чакта сөенүләрем! Тик шуннан соң язу эшләре озак елларга тукталып торды, югары белем алу, гаилә кору... Әмма язу теләге бервакытта да мине ташламады. Беренче хикәяләрем «Кызыл таң» газетасында, «Тулпар» журналында дөнья күрә башлады, – дип искә ала Кәрим Кара.

«Без әнкәйнең йөрәгеннән чыктык» дип аталган беренче китабына тормышның төрле якларын яктырткан хикәя, повестьлары туплана. Укучылар тәүге иҗат җимешен яратып кабул итә. Бервакыт балалары Казанга күченгәч, әтисе белән әнисенә дә Башкортстан белән араларны өзеп, Татарстанга күченергә туры килә. Кәрим Кара әсәрләрен укып, аралашып яшәгәнгә, безнең язучылар өчен ул ят кеше булмый. Аннан, «Идел», «Казан утлары» журналларында да даими иҗаты яктыртылып килә.

– Балаларны, оныкларны күрми ничек яшәргә кирәк, дигән уй тынгылык бирмәде. 2012 елда Тәтеш районында йорт сатып алдык. Үземне ТР Язучылар берлегенә алдылар. Матбугат белән элемтәләр тагын да ныгыды, төрле бәйгеләрдә катнаштым. Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган бәйгедә 2нче урын алып, Татарстанда беренче китабымны чыгардым. Яза-яза икенчесен дә нәшер итәргә мөмкинлек туды. Алдагы көндә язучылар берлегенең килешүе белән тагын берсе чиратын көтә. Яшел Үзәнне без Казанга якын шәһәр дип сайладык. Алтынчы ел монда гомер итәбез, бик ошый, яраттык, тыныч, матур шәһәр. Гомер буе китап җене кагылган кеше буларак, иң беренче китапханәгә юл салдым. Чөнки 6 яшьтән укыйм да укыйм. Без кечкенә чакта телевизор да булмады бит ул. Тиле таш җыя дигәндәй, гомер буе китап җыйдым, әле дә китапханәдә утырам. Соңгы көнгәчә китап белән бергә яшәргә язсын. Китап минем өчен зур байлык, дус булды. Иң мөһиме – язганнарым кеше кулына барып җитеп, укылсын, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Яшел Үзәндә яшәп иҗат итүче Кәрим Кара хикәя-по­вестьларында кеше язмышлары, көнүзәк мәсь­әләләр яктыртыла. Алар аша язучы рәхимсез чынбарлык эченнән кешелеклелек, изгелек кебек сыйфатларны ачып сала. Яшел Үзән шәһәре һәм районы китапханәләрендә Кәрим Кара китапларын алып укый аласыз. Моннан берничә ел элек әлеге авторның «Җиләкле алан» кесә китабын безнең редакция дә тәкъдим иткән иде. Менә бит язучының үзе белән дә якыннан танышу бәхете елмайды. Әле күптән түгел Казанда узган Язучылар берлеге корылтаенда катнашкан иде. Анда ул Фатих Хөсни исемендәге әдәби премиягә лаек булды. Котлыйбыз!

«Кайчак миннән, нигә яза­сың, дип сорыйлар. Кичке караңгылыкта томан сарган урманнарга карыйм, өздереп сайраган таң кошына колак салам, күк йөзендә балкыган гәрәбә йолдызларга күз кысам да, күкрәк тутырып сулап әйтәм: язам әле...»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев