Башкаларны тәнкыйть иткәнче, үзебезнең йөрәкләребез һәм ниятләребез чисталыгына инанырга кирәк
Пычрак керләр
Бер гаилә яңа фатирга күченгән. Иртән хатын уянган да, тәрәзәдән караган һәм кер элеп йөрүче күршесен күргән.
– Кара инде, керләре нинди пычрак... – дигән, иренә эндәшеп. Тегесе гәҗит карап яткан җиреннән хатынына игътибар итмәгән.
– Бәлки аның сабыны начардыр, бәлки тиешенчә кер юа белмидер, өйрәтергә кирәк.
Һәм һәрвакыт күршесе кер элгәндә хатынның аларның пычрак булуына исе киткән.
Бер иртәдә тәрәзәгә караган да, кычкырып җибәргән:
– О! Бүген керләре ап–ак, юарга өйрәнгән ахры ниһаять!
– Юк! Мин бүген иртәрәк тордым да, тәрәзәне юдым! – дигән ире.
Безнең тормышта да шулай, барысы да вакыйгаларга нинди тәрәзә аша каравыбыздан тора. Башкаларны тәнкыйть иткәнче, үзебезнең йөрәкләребез һәм ниятләребез чисталыгына инанырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев