Башкалар белән чагыштыруның ахыры начар
«Исәнмесез, диеп башлыйм әле, хат башлары шулай башлана...
Бар иде шулай хатлар язышкан чаклар. Хәзер бетте инде. Миндә әле дә саклана бер коробка хат. Төрле вакытта, төрле кешедән килгәннәр. Менә ичмасам истәлек алар! Сырлап-мырлап, чәчәкләп-бизәкләп, матур почерклар белән язылганнары да җитәрлек – болары дус кызлардан. Армиядә хезмәт итүче солдат егетләрдән килгәннәре дә шактый. Ул коробканы ачып, хатирәләргә бирелергә сезнең газета сәбәпче булды, кызлар. Хатлар бастырасыз бит, менә шулар этәрде стенка антресолен актарырга. Кулыма ручка тотып, язарга да булдым әле. Хатым хәзер бала үстерүчеләр колагына бераз гыйбрәт тә булмасмы шунда, дим...»
Мин әни өчен һәрвакыт башка кеше балаларына караганда начаррак булдым. Бөтен нәрсәдә. Әле билгеләрем тегенең кызыныкы кебек түгел, әле киемем теге кызныкы кебек килешеп тормый, әле шөгылем тегенеке кебек кирәкле түгел – һәм бу мәктәпне тәмамлаганчы шулай булды.
Мин тугач, әнине әти ташлап киткән. Әни бик кайгырган һәм аның бу халәте мине күрә алмауга китергән. Ул мине яратып бетермәвен ачыктан-ачык әйтмәсә дә, мин сизә идем. Берәр таныш хатын очрап, кызының уңышлары турында сөйли башласа, миңа бик уңайсыз була иде, чөнки әни «менә нинди молодец, минеке кебек пешмәгән түгел инде...» яки «менә ул нинди тырыш, ә син...» дия башлый иде.
Әтинең әнине катлаулы характеры аркасында ташлавын аңлый идем инде, әлбәттә, үзенә әйтмәдем. Әмма аның үзен шулай тотуын аңламый идем. Тәрбия чарасымы, башкалардан көнләшүме, әллә чынлап та минем уңышлар аны канәгатьләндерми идеме? Әнинең үз кызын мактамавы миңа аңлашылмый иде. Ул гына да түгел – нигә ул мине түбәнсетә? Икәү генә вакытта түгел бит әле, кешеләр алдында! Аның мине башка кызлар белән чагыштырырга һәм түбәнсетергә бернинди дә сәбәбе юк иде дип уйлыйм. Мин алардан бернәрсәм белән дә аерылып тормый идем.
Яхшы укыдым. Чиректә берничә «дүртлем» генә бар иде. Башкаларның әти-әниләре балаларының «өчле» алуына да шатлана, ә минем әни бөтенесе алдында, син җитәрлек тырышмадың, дип гаепли. Аңа класс җитәкчесе аңлатып тора, математикадан чиреккә «бишле» алуның бик авыр булуын. Тик ул аңа да ышанмый. Ә үзе мәктәпне көчкә өчлеләргә бетереп чыгып, институтка да керә алмаган, минем белән йөккә узган.
Спорт белән дә яхшы гына шөгыльләндем, физкультура укытучысы нормативларны югары бәягә тапшыруым өчен гел мактый иде. Дәресләрдән соң шахматка йөрдем. Әнигә болар да аз иде, башка кызлар бит биюгә, җырга да йөри, ә мин нибары укыйм һәм шахматка гына йөрим! Тора-бара берни үзгәрмәде, ә киресенчә...
15 яшемә әти (без аның белән сирәк булса да аралаша идек) күлмәк белән үкчәле туфли бүләк итте. Кидем. Ә әни: «Төсе дә, фасоны да сиңа килешми, гомумән, чыгарып ташла һәм 9нчы класстан соң чыгарылыш кичәсе турында оныт!» диде. Күзләремне буясам, прическа ясасам да гел шулай әйтә иде. Нишләсәм дә – аныңча түгел! Бөтен дөньяга билгеле кешегә әверелсәм дә ул риза булмаячак һәм җитешмәгән якларымны табачак иде, минемчә.
Боларны нәрсәгә язаммы? Тормышыма һәм әнидән зарлану өчен түгел, әлбәттә. Минем бүгенге әниләргә җиткерәсем килә: балаларыгызны түбәнсетмәгез, ялгышсалар да аларны ешрак мактарга кирәк, без бит барыбыз да кешеләр һәм беребез дә идеаль түгел.
Инде әни үлгәнгә ун ел, начар авыру белән китте. Ул исән вакытта, аның нигә шундый булуы турында сорый алмадым, әмма аның миңа карата шундый булуы бик начар нәтиҗә бирде. Мин аның башкалар белән чагыштыруын гомерем буе башымнан алып ташлый алмадым һәм хәзер дә комплекслардан арына алмыйм. Кешеләр белән рәхәтләнеп аралаша белмим, эшемдә дә, үземне тиешенчә бәяли белмәгәнгә, мине дә бәяләмиләр. Кияүгә чыга алмадым, чөнки малайлар белән ничек аралашырга һәм үзеңне ничек хатын-кыз итеп тоярга кирәклеген өйрәтүче булмады. Комплимент ишетсәм, бөтенләй югалып калам, ничек кабул итәргә белмим. Болар барысы да еллар узу белән үтәр, дус кызлары белән рәхәтләнеп аралашучы, егетләр белән очрашудан тайчынмаучы гадәти кызга әверелермен дип уйладым. Әмма яшь арту белән комплексларым да тирәнәя генә барды.
Ә әни өчен үземнең әтидән үч алу коралы булуымны күптән түгел белдем.
Әти әнинең аңа язган хатын (аерылышкач биш хат язган булган әтигә) укытты. Анда: «Кызың да синең кебек юньсез, алкаш һәм «гулящая» булып үсәчәк» дигән юллар бар. Башта күңелемдә әнигә карата үпкә һәм рәнҗеш кузгалды. Аннары горурлыгым барысын да басты, күңелемдә бушлык кына калды. Үз баласын шулай мыскыл итеп, түбәнсетеп, мин-минлеген үтереп үстергән анага Аллаһ судья. Психологка язылдым һәм үземнең эчтән дә, тыштан да үзгәрүемне сизәм. Барысы да яхшы булачак, Аллаһ бирса!
Балаларыгызны яратып тәрбияләвегезне теләп, Раушания.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев