Барысы да ап-ачык
Референдумда иң актив катнашучылар дип өч авыл җирлеген атарга булдык.
Болар – Түбән Урысбага, биредә 91,08 процент кеше тавыш бирүдә катнашып, үзенең җирлегенә битараф түгеллеген күрсәттеләр. Шуларның 96,85 проценты «әйе» дип – безгә юлларны төзекләндерергә кирәк дип җавап бирделәр.
Олы Яке «әйе» дигәннәре 93,02 процентны тәшкил итте, ә битараф булмаган авыл халкы әзрәк – 85,57 процент.
Күгеш авыл җирлеге. Иң зур җыем суммасы булган авыл. Кесәңнән меңгә якын сумма китүгә карамастан 79,34 процент референдумга килгән һәм шуларның 93,75 проценты «әйе» дип тавыш биргән.
«Әйе» яки «юк» дип тавыш бирү дә мөһим түгел безнеңчә. Иң мөһиме авыл халкы тулысы белән үз киләчәгенә битараф түгел. Таблицага игътибар итсәгез, барысы да ап-ачык күренә. Иң алдангылар беренче биттә, калганнарны (әмма төшеп калганнары түгел, саннары әзрәк булса да, авыл киләчәген кайгырта торган чын халык) икенче биттә таблицада бирелгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев