«Караватка асылынып үлгән...»
Шагыйрә, җырлар авторы, «Ярдәм» фондында проектлар кураторы, тумыштан физик яктан мөмкинлекләре чикле Лилия Тимергалееваны (Сәлахетдинова) соңгы арада укучыларыбыз арасында сораучылар артты. Ул авырып алган, хәзер дәваланып, кабат эшенә чыккан икән.
— Лилия, соңгы арада югалттык бит сине, ничек хәлләрең?
— Яз көне бозлавыкта бар гәүдәм белән бер кулыма егылдым. Шуңа бер ай тирәсе өйдә дәваланырга туры килде. Апам — шәфкать туташы. Ул мине карады. Хәзер, шөкер, савыктым. Барысы да әйбәт. Эшемне дәвам итәм.
— Үзең генә яшисеңме? Эшкә ничек йөрисең?
— «Салават күпере» торак комплексындагы фатирымда үзем генә яшим. Ашарга үзем пешерәм. Бар нәрсәне үземә җайлаштырып ясаттым. Эшкә Казандагы «Ярдәм» фондына барам. Безне вахта автобусы йөртә.
— Лилия, син Буа районы Күл-Черкен авылыннан. Туган ягыңа кайтып йөрисеңме? Әти-әниең ни хәлдә?
— Гади колхозчылар гаиләсендә бишенче кыз булып дөньяга килгәнмен. Тугач та миндә ДЦП дигәннәр. Табиблар: «Бу бала озак яшәмәс, калдырып кына китегез», — дип әйткән булганнар. Тик әти-әнием мине тигез күреп, яратып тәрбияләп үстерде. Кечкенә чакта сөякләрем еш сынган. Дөрес ялганмыйча, формасын югалтканнар. Гәүдә үсмәгән. 18 яшемдә Республика клиник хастаханәсендә миңа «бәллүр кеше» диагнозы куйдылар. Авыруым аркасында үз эчемә бикләнеп утырмадым. Белем алдым. Укытучылар өйгә килеп укытты. Компьютерны мөстәкыйль үзләштердем. Әти-әниемә, апаларыма миңа иҗат итәргә, үсәргә мөмкинлек биргәннәре өчен рәхмәт. Авылга кайтып йөрим. Шөкер, әтиемә быел 85 яшь, әниемә 80 яшь тула.
— Элекке ирең Ришат белән аралашасызмы?
— Аралашмыйбыз диярлек. Ул бик сирәк кенә яза. Җавап бирәм. Үземнең язганым да, шалтыратканым да юк. Аерылышу сәбәбе безнең ике арада гына, анысы бөтен халыкка әйтә торган әйбер түгел.
— Авыр хәлдә калганда сиңа нәрсә көч бирә? Күңел төшенкелегенә ничек бирелмәскә?
— Мин ун ел Казанда. Авыр хәлдә калганда эшем коткарып килә. Балабыз үлгәч тә эшкә чыктым. Кеше белән аралашмасам, эш белән аз булса да онытылып тормасам, нәрсә булыр иде минем белән, белмим? Эш булганда күңел төшенкелегенә бирелергә вакыт юк. Күп сорауларга җавапны Коръәннән, диндә таптым. Тормышны, язмышыңны җәза түгел, сынау итеп кабул итәргә, үз эчеңә йомылмаска кирәк. Аралашу, күңелеңне ышанычлы кешегә бушату җиңеллек бирә. Булганына шөкер итеп яшәү мөһим. Бер вакыйга искә төште. Моннан берничә ел элек бер егет шалтыратты. Хатыны белән сүзгә килгән. Аның белән гаилә мәшәкатьләре хакында сөйләштек. Мин аңа берничек ярдәм итә алмасам да, психологик яктан булышырга тырыштым. Дуслашканнардыр дисәм, икенче көнне бу ир-атның юл һәлакәтенә очраганын белдем. Спиртлы эчемлек кулланган булган. Хастаханәгә эләккән. Билдән түбән өлешенә зыян килгән. Хатыны, балаларын алып, гаиләдән киткән. Бу ир-ат япа-ялгыз калган. Әти-әнисе дә күптән вафат. Үзеңә кул салу зур гөнаһмы, кечкенәме, ди бу. Нишлим, дип шалтырата. Ул чакта эшем бик тыгыз иде. Үзеңә кул салуның зур гөнаһ икәнен аңлатып, бер сәгатьтән шалтыратам, дип трубканы куйдым. Күп тә үтми бу ир-атның караватка асылынып үлгәне билгеле булды. Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел, диләр. Сүзнең көче бик зур.
— Кайбер кеше булганына да канәгать түгел. Кызлар арасында ирен күпертү, керфек куйдыру модага кереп китте. Үзеңне ничек бар, шулай кабул итү өчен нишләргә?
— Булганына канәгатьмен. Матурлык бит ул тышкы кыяфәт кенә түгел, ул игелекле, матур гамәлләрдә, гадилектә. Хатын-кызга үзен тәрбияләргә кирәк анысы. Моның өчен хәзер хәләл алымнар да җитәрлек. Шәригатькә каршы килмәгән ысуллар белән тырнакны матурларга, каш ясарга була. Иң мөһиме сәламәтлеккә зыян китермәсен. Кием кешенең матурлыгын ассызыклый. Үзеңне ничек бар, шулай кабул итәр өчен Аллаһка рәхмәтле булырга кирәк. Һәр иртә көзгегә карап, үземә елмаям. Аллаһыма мине тырыш, сабыр итеп яратканы өчен рәхмәт әйтәм.
— Иҗат өлкәсендә ничек? Бер әңгәмәңдә аудиокитаплар бастырырга теләгәнеңне әйткән идең.
— Әлегә иҗат туктап тора. Үземне эшкә багышладым. Аудиокитаплар киләчәктә чыгар дип уйлыйм. Аларга ихтыяҗ бар. Аудиокитапны кеше теләгән чакта кабызып тыңлый алыр иде. Бу җайлы. Мондый форматта китаплар бастыру өчен матди мөмкинлекләр кирәк.
— Син җырлар авторы да. Лилия Хәмитова “Ялгышларга юл куйма”, Артур Бәдретдинов “Танышулар”, Гөлназ Шакирова “Мәхәббәтсез булмый дөньяда”, Энҗе Шәймурзина “Мәхәббәт” җырын башкара. Күптән түгел Ринас Әхмәтов башкаруындагы “Яшиселәр килә” дигән җырга клип та төшерелгән иде. Тагын клиплар көтеләме?
— Автор-башкаручы Ринас Әхмәтов төшергән клип чынлап та мәгънәле, фәлсәфи килеп чыкты. Клипта бер хатын-кыз чаңгыда шуганда егылып, умыртка баганасын авырттыра. Аңа савыгырга, авыр вакытта ире ярдәм итә. Тагын бер клип төшерергә әзерләнәбез. Нинди җырга икәне әлегә сер булсын. Анысы да тормыштагы рухый кыйммәтләр хакында булачак.
— Җәмгыятьтә физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә шартлар җитәрлек тудырылган дип саныйсыңмы?
— Эшлисе эшләр күп әле. Пандуслар дөрес куелмый, кайбер инвалидлар бер тапкыр да театр-концертка бармаган, шифаханәгә юлламаларга чират, социаль тигезсезлек һ.б. Акрынлап шул мәсьәләләрне хәл итәргә тырышабыз. Инвалидларга ярдәм итәрдәй проектлар булдырабыз. “Ярдәм-помощь” милли-ислам хәйрия фондының укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова шактый күп эш башкара. Депутат буларак та сүзе үтә. Казанның Киров һәм Мәскәү районының инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Марат Кадыйров бу өлкәдә шактый өлешен кертә. Инвалидларның проблемаларына битараф калмаган кешеләр булуы сөендерә.
— Физик яктан мөмкинлекләре чикле кеше өчен иң зур ярдәм нәрсә?
— Хәйрия оешмалары булу, физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләргә матди яктан ярдәм күрсәтүләре бер хәл, инвалидларга иң зур ярдәм — ул аларны аңлау. Кешене тыңларга була, аны ишетә белү мөһим.
— Сине нәрсә борчый?
— Киләчәгем борчый. Халыкның борчуда яшәве, илдәге вәзгыять тынгылык бирми. Кирәкмәгән җиргә кысылмасак иде, гади булып туганбыз икән, гади булып калырга кирәк. Сәясәт безнең эш түгел. Сайлауга барабыз, үз фикеребезне әйтәбез, әмма аңламаган килеш сәясәткә кагылырга кирәк түгел дип саныйм.
Бәхет ул — үзеңнең яраткан эшең, гаиләң булу. Гаилә дигәч, нәкъ менә ир-хатын, балаларны гына күз алдында тотмыйм. Ул туганнарың, әти-әниең, сине хөрмәт иткән хезмәттәшләрең булу. Яраткан эшеңнән кайткач, утырып чәй эчәр фатирың булу — болар барысы да бәхет. Булганның кадерен белеп яшик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев