Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балалы хатын – ялгыз түгел ул

Газетада басылган конверттагы тарихларны бик яратып укыйм. Чынлап та, алар тормыштан, чынбарлыктан, гыйбрәтле һәм күпләргә сабак. Мин дә үземнең язмышым белән уртаклашырга булдым әле. Бәлки минем хәлдә калган хатын-кызлар бардыр. Бар инде алар, сүз дә юк. Шушы хатым аларга өмет, алдагы көннәренә ышаныч бирсен иде.

Икенче балага узуымны белгәндә яз урталары иде. Бала туу – чиксез бәхет һәм безнең инде кызыбыз бар. Без ирем белән улыбыз турында да хыяллана идек, әлбәттә, әмма соңрак, әле Энҗебезгә ике генә яшь тулды. Кем әйтмешли, кеше “предполагает”, ә Ходай “располагает”. Хатын-кызлар консультациясеннән мин канатланып, шатланып кайттым. “Балаларның аралары ике өч кенә яшь булуы бик яхшы, кызыксынулары бер булыр, икесенә күңеллерәк”, - дип уйладым. Энҗене балалар бакчасыннан алып кайттым һәм без әтисе кайткан төшкә кичке аш әзерли башладык. Кызым миңа “ярдәм” итәргә ярата. Ә мин аны мактыйм, зур кызым, дим, рәхмәт әйтәм.

Бар да әзер, ә менә ирем генә күренми. Телефоны да сүнгәнгә, эчем поша башлады. Кызыкаемны йоклатып җибәрдем дә, Булатны көтә башладым. Ул төн уртасында лыгыр исерек кайтты. Мин сүзссез генә аны ашаттым да, йокларга салдым. Иртән баланы бакчага илттем дә, ашарга пешерә башладым. Булат соң торды һәм бик тә кәефсез иде. Авыз эченнән генә: “Кичәге өчен гафу ит”, - кебек нәрсә мыгырдады. Мин вакытны сузмаска булдым, һәм шатлыклы хәбәрне җиткердем:

-Кадерлем, безнең икенче балабыз булачак!

Бүгенгедәй хәтеремдә: мин куанычымнан авызымны колагыма җиткезеп елмаеп торам һәм иремнең, аяз көнне яшен суккандай, әйткән сүзләрен ишетәм:

-Дура! Нинди бала булуы мөмкин! Как ты могла?

Һәм ул ишекне каты итеп ябып, чыгып китте. Минем халәтем акылдан язарлык дәрәҗәдә иде. Шатлык һәм котлаулар урынына, кимсетүләр ишеттем. Күз яшьләренә батып, иң якын дускаем Алсуга шалтыраттым һәм ул килеп тә җитте. Аның да, Камилә, сиңа балаңнан котылырга кирәк, күрәсең бит, Булатка ул кирәкми. Гаиләне сакларга кирәк, алайса ялгыз каласың бит, дигәннәре хәтердә. Үзем аны тыңлыйм, ә үземнең күңелемдә ачу кабара:

-Ирсез калмыйм дип, ничек инде баладан котылып була?

Ул төнне Булат өйдә кунмады. Мин әнидән Энҗене үзләренә алып китүен үтендем. Булат иртән кайтты да, башка хатын янына китүе турында хәбәр итте. Төне буе мин бик күп нәрсәләр турында уйландым һәм аның чыгып китүенә әзер идем. Алай гына да түгел, хәтта шулай булуын тели идем. бер төн эчендә ирем белән минем арага төпсез упкын ятты. Кайбер иптәш кызларым, минем йөкле икәнемне һәм ирем ташлаганны белгәч, аборт ясатырга үгетләде. “Камилә, ике бала белән син беркайчан да үзеңә ир таба алмаячаксың!” – диделәр “яхшылык кына теләүче” дусларым. Яшермим, төннәрен улап чыккан вакытларым күп булды, әмма баламның гомерен өзү турында уй да тумады. Еш кына артымда кызганып пышылдашканнарын да ишеттем: “Йөкле килеш ире ташлап китте, хәзер ике бала белән кемгә хаҗәт инде?” Туктап: “Балаларыма кирәк!” – дип кычкырасым килде. Соңгы көнгә кадәр эшкә йөрдем һәм минем зур корсагымны бөтен кеше күрде. Хатын-кызлар еш кына авыр сулап һәм кызганып артымнан карап кала иде. Ирләр кызыксынып карый һәм дәшми, мөгаен, тагын бер ялгыз ана, дип уйлаганнардыр. Йөкле булып йөргән дәвердә мин шул кадәр арыдым ул кызганулы карашлардан һәм яраксыз киңәшләрдән. Ә ташлап киткән ирем бер генә тапкыр да безнең тормыш белән кызыксынып карамады, әмма алиментын вакытында түләп барды – шунысы өчен дә рәхмәт.

Көтеп алынган улым вакытында туды. Мин аңа Ислам дип исем куштым, ул чын баһадир иде. Әлбәттә, әти-әниемә Аллаһының рәхмәтләре яусын, алар һәрвакыт миңа ярдәм итеп торды. Улым туганнан соң мин башым белән балалар тәрбияләүгә чумдым. Әгәр дә хатын-кыз тормышында ир-ат яки законлы ире юк икән, аны “ялгыз” дип әйтү дөрес түгел дип саныйм. Иң мөһиме аның балалары бар! Хатын-кызның бөтен барлыгы нәкъ менә ӘНИ булуда!

Якынча өч елдан соң минем тормышыма яраткан ир-ат керде. Самат белән без стадионда таныштык, мин анда еш кына балаларым белән йөрим. Бер көнне Энҗенең велосипедының чылбыры очып чыкты һәм Самат ярдәм итте. Безнең очрашу шулай башланды һәм ул мәхәббәткә әверелде. Самат белән законлы яшәвебезгә биш ел булды. Балалар аны бик тә ярата һәм “әти” дип эндәшә. Әлбәттә без уртак балалар турында да хыялланабыз һәм тиздән аның булачагына ышанабыз.

Хатымны йомгаклап, авыр хәлдә калган барлык хатын-кызларга шуны әйтәсем килә: үз көчегезгә һәрвакытта да ышаныгыз, иң элек үзегезне һәм балаларыгызны яратыгыз. Әгәр дә ир кеше сезне ихлас ярата икән, ул сезнең балаларыгызны да яратачак! Әйтәләр бит: төпле иргә үзенеке булмаган балалар да чит түгел, ә юньсезгә – үзенекеләр дә ят, дип. Юлыгызда икенчеләре очрамасын, һәркем бәхеткә лаек!

Сәлам белән, якташыгыз Камилә.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев