Балаларын тартып алмыйлар
Интернет челтәрендә Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты авария хәлендәге торакта яшәүче гаиләләрнең балаларын тартып алачак икән дигән хәбәр таралды.
Һәм бу сүзләргә карата район Советы матбугат хезмәте рәсми төстә җавап бирде. Чөнки бу мәгълүмат ялган һәм аңлашылмаучанлык нәтиҗәсендә килеп чыккан.
Опека һәм попечительләр бүлеге хезмәткәрләре балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе белән берлектә чынлап та авария хәлендәге йортларда була. Аеруча балалар яшәгән гаиләләр игътибар үзәгендә. Яшел Үзәннең тугыз йортында җылылык вакытлыча схема белән генә җибәрелгән. Аларда әти-әнисе белән 13 бала яши. Һәм бу фатирларда кышын тору куркыныч тудыра, чөнки бинадагыларның күбесе яңа йортларга күчерелгән. Һәм шуңа да тулысынча җылытылмый.
Опека һәм попечительләр бүлеге хезмәткәрләре гаиләләр белән очрашкан вакытта, куркыныч янамаган яшәү урыны юк икән, балаларны вакытлыча «Гнездышко» социаль приютына урнаштыру өчен социаль яклау бүлегенә барып гариза язарга мөмкин булуы турында тәкъдим итә. Приютта балаларга урын бушлай һәм бары тик әти-әнинең ризалыгы белән торак шартларын яхшыртканчыга кадәр бирелә. Исегезгә төшерәбез, учреждение ябык типтагы түгел, биредә өч тапкыр ашаталар, балалар әти-әниләре белән күрешә, мәктәпкә йөри. Һәм инде әти-әни хокукыннан мәхрүм итү турында сүзнең булуы мөмкин дә түгел, дип хәбәр итә район Советының матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев