Балаларны кулдан ычкындырмыйк
Менә, ниһаять, көтеп алынган җылы җәйгә аяк бастык.
Балаларның да каникуллары башланып китте. Өч айга сузылган ял чорында яшьләрнең мәшгульлеген оештыру бик мөһим. Аларның буш вакыты булдымы, урам йогынтысына бирелүләре ихтимал. Шуны истә тотып һәм яшүсмерләр җинаятьчелеген кисәтү максатыннан, Яшел Үзән муниципаль районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айрат Ханбиков эчке эшләр бүлеге каршында эшләп килә торган иҗтимагый совет әгъзалары белән очрашты.
Очрашу бары бер темага – балалар ялын оештыруга багышланды. Бу юлы, мәсьәләне тагын да ныграк яктырту һәм аның әһәмиятен ассызыклау өчен, җирле массакүләм мәгълүмат чаралары да чакырылды.
Чынлап та, алдан кисәтү һәм профилактика эше үз нәтиҗәсен күрсәтми калмый. Ә хокук сакчыларына җәйге чорда яшүсмерләргә бәйле проблемалар белән еш очрашырга туры килә.
– Былтыр җәйге ял чорында без стихия ле (су коену тыелган урыннар) пляж ларны да, Щурячий утравын да контрольгә алган идек. Бәла-казалар чык масын өчен су коену урыннарында коткаручылар куярга, бу эшләрне тәртипкә салырга кирәклеген шәһәр җитәкчелегенә җиткердек. Әле бу эшләр төгәлләнеп бетте дип әйтә алмыйм, – диде эчке эшләр бүлеге җитәкчесе. – Җәй ге лагерьларны шәхси сак хезмәтләре сакласа да, без читтән генә карап тормыйбыз, бөтен балалар учреждениеләре дә безнең контрольдә тора. Кулыбыз – һәрчак пульста.
Очрашу барышында иң беренче итеп сүз балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек җитәкчесенә дә юкка гына бирелмәде. Чөнки алар җәйге вакытта исәптә торган авыр тәрбиягә бирелүче яшүсмерләрне аеруча нык күз уңында тотарга тырыша. 2022 елгы җәй дә искәрмә булмас, әлбәттә. Исәптә торган 211 яшүсмернең нинди лагерьга барачагы, вакытлыча кайда эшкә урнашачагы – барысы да алдан билгеләнгән булырга тиеш. Шул вакытта гына очраклы һәм алдан уйланылган җинаятьләр булдырылмый кала ала. Ата-аналар белән тыгыз элемтәдә торалар. Тәрбия гә авыр бирелүче яшьләрне вакытлыча эшкә урнаштыруда булышалар. Элеккеге «Чайка» лагере урынындагы «Мирас» һәм шулай ук «Маяк» лагере май ахырында ук эшли башлаган да инде. Хәзер «Дельфин», «Васильевский», «Сосновый бор» һәм «Волга» шифаханәләрендә оештырыла торган җәйге сәламәтләндерү лагерьлары үз ишекләрен ача. Мәктәп каршындагылары июнь башыннан үк эшли башлый. Алар балаларның ялын мавыктыргыч итеп оештыруга зур өлеш кертәчәк.
Совет утырышында мәгариф оешмалары вәкилләренең дә фикерләре тыңланды. Укучылар белән дә, студентлар белән дә җәйге әзерлек алдан башланып киткән, ата-аналар белән сөйләшүләр булган. Һәр сыйныф җитәкчесе балаларның кайда ял итәчәген алдан белешеп куйган. Әлбәттә, боларның барысы да тыныч җәйгә нигез сала. Балалар иҗаты үзәге җәйге чорга бик күп чаралар оештыруны күздә тота.
Иҗтимагый совет «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Яшел Үзән җирле бүлекчәсенең дә җәйге лагерьларда яшүсмерләр белән патриотик тәрбия чаралары уздыруына теләктәшлек белдерә. Алар, чынлап та, ел саен диярлек лагерьларда була, очрашулар уздыра. Ә балаларга андый аралашулар бик ошый. Быел да алар бу әйбәт традицияне дәвам итәчәкләрен белдерә.
Иҗтимагый совет әгъзаларының керткән тәкъдимнәре, сораулары һичшиксез исәпкә алынмый калмас. Түгәрәк өстәл артында мондый сөйләшү, фикерләшү ике як өчен дә файдалы булачагы билгеле чынбарлык.
Айрат Ханбиков искәртүенчә, җәйге ялны оештыру юнәлешендә, иң беренче чиратта ата-аналарның балаларына карата бик игътибарлы булулары кирәк. Чөнки хәзерге югары технологияләр заманында яшүсмернең кылган бер тәртипсезлеге аның биографиясендә һәм киләчәгендә бик нык чагылыш табачак. Компьютерга кергәнне сызып ату берничек тә мөмкин түгел. Шуңа күрә гаилә һәм ата-ана тәрбия се бүгенге көндә төп нигез булып тора. Һәр ата-ананың баласын җәен ялгызын калдырмыйча, язмыш кочагына ташламыйча, ничек тә булса файдалы итеп оештыру өстендә алдан уйлап һәм планлаштырып куюы кирәк. Балаларыбыз безнең киләчәгебез дибез, ә аларның киләчәге әлегә безнең кулларда. Кулдан ычкындырмыйк. Соң булып куюы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев