Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балаларга юллардагы иминлек турында сөйләп торырга кирәк

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлегенең пропагандалау инспекторы Ольга Петрухина һәм Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесенең бүлек җитәкчесе Зөлфия Шакирова 11 нче урта мәктәптә профилактик чара үткәрде.

Әлеге чара кысаларында катнашучыларга Яшел Үзән муниципаль районында балалар юл-транспорт травматизмы торышы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклауның әһәмияте һәм автомобильләрдә балаларны йөртү кагыйдәләре турында мәгълүмат җиткерелде. Балаларга юлларда, җәяүлеләр кичүләрендә, велосипед белән идарә иткәндә куркынычсызлыкның төп таләпләре, шулай ук тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылык кайтаручы элементларны кию турында искә төшерделәр. «Иминлек юллары буйлап» викторинасы үткәрелде һәм «Сакла» сайтыннан видеоматериал күрсәтелде. Соңыннан яшьләр юнармияче отряды агитбригада белән чыгыш ясады.
Чара ахырында барлык балаларга да яшь җәяүле дәфтәре бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев