Балалар үз төбәкләре турында белеп үсәргә тиеш
Кече Шырданга, Каюм бабаларының мирасын барлау, хезмәтләре белән танышу, бөек якташыбызга баш иеп, хөрмәтләү өчен, укытучылары Гөлнара Абдуллина һәм мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова җитәкчелегендә Олы Шырданнан бер төркем укучылар килгән.
-Каюм Насыйриның 200 ел туган көненәчә без, мәдәният йорты хезмәткәрләре план эшләгән идек һәм шуңа быел мин укучы балаларны Кече Шырдан китапханә-музеена алып баруны да керткән идем, - дип сөйли Наҗия ханым. – Аның туган, яшәгән җирләре, хезмәтләре белән таныштыру максатын куйган идем. Алдан китапханә-музейның мөдире Гүзәл Минһаҗева белән алдан сөйләшеп, мәктәп белән килешеп, тормыш иптәшем һәм җирлек башлыгы Рәис Кәримов та каршы килмәде, машиналарына утыртып алып бардылар. Юлда барганда балаларның табигать гүзәллеген күрүләре һәм сокланулары шатландырды. Гүзәл ханым бик җылы итеп каршы алды, балаларга бик тә кызыклы һәм эчтәлекле экскурсия уздырды. Күргәзмә-коллекция аеруча ошады үзләренә. Ошамаслык та түгел, йомшак уенчык итеп эшләнгән 68 төр эт, курчаклар, ташлар коллекциясе, кулъязмалар һ.б. Балаларның бик күңеле булды, әти-әниләре дә рәхмәтле калды. Җәй көне тагын килергә планлаштырдык әле, чөнки биредә җәен тагын да матур һәм күрергә теләгән урыннар байтак. Балалар гомумән, үзебезнең тирә-якның матурлыгын, нинди шәхесләр чыкканын - барысын да белеп үсәргә тиеш дип саныйм мин.
Әлбәттә, кунакчыл Кече Шырдан музей-китапханәсеннән Каюм Насыйри рецептлары буенча файдалы үләннәр салып кайнатылган чәй һәм тәмлүшкәләр белән сыйланмыйча кайтып китмиләр. Бу юлы чәй янына башка тәм-томнар белән куелган, Асия ханым Гобәйдуллина үзе ясаган искиткеч тәмле хәлвәдән дә авыз итү бәхетенә ирешкәннәр.
-Бу зур тәрбияви чарага Олы Шырдан укучыларын шактый зур әзерлек белән алып килгәннәр иде. Балалар Каюм бабаларының биографиясен дә, үз яшьләренә күрә хезмәтләрен дә белә булып чыкты, сорауларыбызны дөрес җаваплады. Оялып тормадылар - үзләре дә кызыксынган әйберләре турында сораулар бирде, - ди Гүзәл Минһаҗева. – Балалар белән халкыбызның сөекле улы, герой-шагыйрь Муса Җәлилне дә искә алдык. Наҗия ханым Җәлилнең шигырен сәнгатьле итеп укыды. Ул әле музейга кызы Алиянең балачакта ясаган альбомын да бүләк итте. Рәхмәт сезгә! Асия Наилевна ясаган натураль продукт - хәлвә белән дә сыйладык әле шырданлы дусларны. Бик ошаттылар, тәмле булган, диләр. Сүз уңаеннан: Асия Наилевна музейны фирменный хәлвәсеннән өзми, рәхмәт. Ул аны бик теләп ясый - балы күп! Җәйге сирәк ял көннәрен умарта тәрбияләп уздыра, шуннан тәм таба. Ә кыш көне бөтен дусларын Шырдан балыннан ясалган хәлвә белән сыйлый. Кыш көне балаларны күрше авылга алып килү өлкәннәр өчен мәшәкать инде ( салкын да, машинасын да табасы), әмма мондый сәяхәтләр бала күңелендә мәңгегә матур эз калдырачак. Мин аларны җәй көне тагын килергә чакырдым. Ә Наҗия Наилевна аларга әллә кайчан ышандырып куйган икән инде: куышында Су анасы яши торган 500 яшьлек талны күрсәтәм әле, дигән! Җәй көне очрашканга кадәр алайса, дуслар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев