Баладан көнләшәм (киңәш кирәк)
Иремнең беренче никахыннан туган баласы бар.
Җае чыккан саен, ул тизрәк аның янына ашыга. Күчтәнәчен, бүләген бер дә калдырмый. Ярый, барсын да, күрсен дә, ди. Ачуымны башка нәрсә кузгата: берәр нәрсә кирәк булса, ул баланың әнисе тизрәк иремә шалтырата башлый. Баласына аркаланып, аны рәхәтләнеп «сава» кебек тоела миңа. «Үземнең балам бит ул. Мин карамый кем карасын аны», – ди ирем, шул хакта сүз башласаң. Безнең үз балабыз да бар, миңа калса, аңа әтисеннән шуның кадәр игътибар эләкми дә бугай.
Исемем редакция өчен генә
Кадерле укучыларыбыз! Әлеге ханымга нәрсә киңәш итәр идегез? Фикерләрегезне сайтыбызда комментарийларга языгызчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Баштан ук уйласын иде, ул хатын. Молодец ире, баласын ташламаган баласының әнисен дә читкә какмый. Кеше гаиләсенә кермәскә иде. Түзәргә.
0
0