Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Балачактан чаңгыда иде». 15 яшьлек кыз таудан төшкәндә агачка бәрелеп үлгән

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

Красноярск краенда таудан чаңгыда төшкәндә 15 яшьлек кыз агачка бәрелеп үлгән. 

«Ергаки» табигый паркында ял базасына гаиләсе белән килгән кыз бала һәлак була. Таудан төшкәндә, ул агачка бәрелә, урында ук үлә. Бу турыда Тикшерү комитетында әйткәннәр.

Фаҗига 2 февральдә иртән була. Бала ата-анасы белән Кызыл шәһәреннән килгән. Иртәнге тугызда трасса түбәсенә подъемникка утырып менә, ләкин таудан чаңгы белән төшкәндә идарәсен югалта һәм зур тизлектә барган килеш агачка бәрелә.

Хәзер тикшерү эшләре бара.

Баланың ата-анасы сүзләренчә, аларның кызы 10 яшьтән чаңгыда йөри, үзен ышанычлы тота. Бу гаиләдә тагын 2 бала бар, диелә хәбәрдә.

Интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев