Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Бала мине кысып кочаклап алды да, әллә ничә тапкыр «син әни, әни» дип әйтте» (редакциягә килгән хат)

Хәерле көн кызлар! Газетада баласының барлыгын да белмәүче, аны туганнары каравы турында хатны укыдым да, шалтыратырга булдым. Миндә дә шундыерак хәл. «Әйтәм әле»гә язасызмы, хат иттерәсезме – карарсыз үзегез. Әмма эчемне бушатасым килә. Элек гаилә драмасы үзәгендә кайнармын дип уйлап та карамаган идем. Шулай килеп чыкты, мин беренче хатыны белән аерылышкан һәм аларның уртак балалары булган иргә кияүгә чыктым.

Улы белән уртак телне тиз таптык һәм мин хәтта аны карауны өлешчә үз өстемә алдым. Вакыт узу белән, аның бернинди түгәрәкләргә йөрмәвенә (балалар бакчасындагылардан кала), гел өйдә утыруына һәм киемнәренең начар булуына аптырый башладым. Мин ирем белән улы мөнәсәбәтләренә тыгылмаска тырыштым, тик (узган кыш иде бу) декабрь уртасы булуга карамастан, балага җылы кием һәм аягына алырга беркемнең дә ашыкмавын күргәч, бу хакта сөйләшергә булдым.

Аерылышканнан соң ирем белән элекке хатыны арасында телдән килешү барлыгы ачыкланды: ирем аңа эш хакының кырык процентын биреп бара, ә тегесе шуның өчен бала белән аралашуына аяк чалмый. Шуны да әйтим, әти-әнисе аерылышканнан соң, малай илле процент вакытын әтисе белән яши һәм аның әнисе нинди хокуклар нигезендә алимент таләп итә – аңлашылмый.

Әле җитмәсә, баланы түләүле табибларга, стоматологка, репетиторга йөртүне, шәхси балалар бакчасы өчен түләүне ирем өстенә йөкләгән. Имеш, аның боларга акчасы юк, булганы баланы ашатуга һәм киендерүгә китеп бара. Алимент белән бергә, ирем аерылган хатынына җитмеш мең тирәсе акча туздыра булып чыга. Минем җенем чыкты. Ә нигә алайса декабрьдә киертергә баланың бернәрсәсе дә юк?! Нигә ул иске көзге киемнәрдән һәм үзеннән зуррак булган туганыннан калганны кия?! Минем тузынуыма ирем кулларын гына җәйде: «Хәлемнән килгәннең барын да эшлим – алимент түлим, өстәмә чыгымнарын түлим. Ә аның кая һәм ничек туздыруын мин контрольдә тота алмыйм».

Сөйләшкәннән соң ситуация­не үзгәртергә карар иттек. Әгәр дә анасы баланы киендерергә теләми икән, ярар, без киендерик. Тик аннары шул сумманы алименттан алып калачакбыз. Ул чакта бала авырып өйдә утыра иде, шуңа гардеробны, үзе теләгәнен сайласын өчен аңа әйберләрнең фотоларын җибәрә-җибәрә, киемнәрне линейка белән үлчи-үлчи мин алдым. Кич киемнәр белән шыплап тулган ике зур сумка күтәреп кайтып кергәч, бала мине кысып кочаклап алды да, әллә ничә тапкыр «син әни, әни» дип әйтте.

Ә әнисе яңа киемнәрне күргәч, тавыш күтәрде, кире илтегез, диде. Имеш, алар аңа ошамый. Ә инде аларның биркалары өзелгән иде, шуңа мин аңа, теләгеңдә булса, шушыларга өстәп, үзеңә ошаганнарны сатып ал, дип әйттем. Шуннан тынды.

Моннан соң мин ул хатынның бала хисләре белән дә, иремнеке белән дә уйнавына юл куймаячакмын. Юристлар белән киңәшләштем. Әтисенең дә, әнисенең дә хокуклары бер төрле һәм бәхәсле мәсьәләләр туганда, суд бала файдасына карар кабул итәчәк. Гаилә кодексын өйрәнгәннән соң, баланың әнисе белән судсыз гына килешеп карарга булдык. Җавап итеп аның ягыннан, нигезендә «әйдәгез, улым гел минем белән яшәсен һәм мин аңа алиментны тулаем алам» дигән мәгънә яткан истерика ишеттек. Ә без аңа акчаны балага әйберләр алынган чеклар нигезендә генә бирергә ризалаштык. Һәм менә сигез айга ул безгә ике тапкыр гына чеклар бирде.

Бүгенге көндә малай вакытын безнең белән тагын да күбрәк уздыра башлады. Репетиторга йөрттек һәм ул сөйләмен, әйтеп бетерә алмаган хәрефләрен төзәтте, дөрес сөйләшергә өйрәтте, мәктәпкә әзерләнергә булышты. Мирный бистәсендәге бассейнга йөртә башладык, язгы, җәйге киемнәр алдык, өчәүләшеп ял итеп кайттык. Ә әнисе ял итәргә баласы белән барырга уйламады да... Менә ничек уйлыйсыз: аңа бала мөһимрәкме, акчамы?
 

Исемемне күрсәтмәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев