Бакырчыда гөрләтеп балалар Сабантуе узды
Мәчеткә йөрүче әбиләр призлы урыннарны алганнарга да, башка катнашучы балаларга да бүләкләр әзерләделәр.
- Оныкларга карап, әти-әниләр дә, өлкән кешеләр үзләре дә уеннарда катнашты, - дип сөйли Бакырчы клуб мөдире Миләүшә Сәлахиева. - Бик күңелле узды Сабан туебыз!
Һәрвакыттагыча, мәктәп, клуб хезмәткәрләре дә әлеге матур чарадан читтә калмадылар - балаларның күңеле булсын дип, тәмлүшкәләр, күчтәнәчләр алып килделәр.
Бакырчы авылында узган балалар Сабантуеннан фотомизгелләрне сезгә дә тәкъдим итәбез, хөрмәтле подписчикларыбыз. Лайкларны
жәлләмичә куегыз, яме
#яшелүзәнрайонытуганавылым
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Молодцы!!!! Безнекелэр!!!
0
0