Бакча мөдире баеган
Шәһәрнең кечесе булсынмы, зурысымы, барысында да коррупция кебек закон бозуларга, дәүләт мөлкәтенә кул сузучыларга урын табыла.
Безнең Яшел Үзән дә искәрмә түгел. Сабак булсын өчен шундый очракның берсен язып узарга була. Моның буенча прокуратура тикшерү уздырган, материаллар судка бирелгән һәм хөкем карары чыгарылган.
Уйлап карасаң, балалар учреждениеләрендә нинди коррупция булырга тиеш инде. Булдыра белсәң була икән. Татарстан Республикасы Прокуратурасының рәсми сайтыннан алынган материалларга караганда, шәһәрнең 34нче «Гөлчәчәк» балалар бакчасы мөдире Марина Пичугина үз вазифасыннан оста файдаланып, кешеләрне фиктив рәвештә эшкә урнаштырган. Нәтиҗәдә «үле җаннарга» законсыз рәвештә 3,8 миллион сумнан артык хезмәт хакы түләнгән. Бу хакларны Пичугина үзе үзләштергән. Әмма кыңгыр эш барыбер беленмичә калмый. 2018 елның июнендә гаепләнүчегә РФ УКның 159нчы маддәсенең 4нче өлеше буенча (мошенниклык) хөкем карары чыгарылган. Ул сынау срогы белән шартлы рәвештә 4 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Балалар учреждениесендә эшләүченең, өстәвенә, балаларга тәрбия бирүченең, җитәкченең миллионнар урлап та «йомшак» җәзага тартылуы гаҗәпләндерә, әлбәттә. Әмма законнан узып булмый. Хөкемдарлар барысын да исәпкә алган, күрәсең.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Комментарии
0
0
Бөтен бакча мөдирләре үзләштерә.
0
0