БӘЙРӘМ АШЫ – КАРА-КАРШЫ
Хуҗа үзенең өй түбәсендә нәрсәдер эшләп йөри икән.
Бер суфый килеп:
– Хуҗалар өйдәме? – дип эндәшкәч, Хуҗа:
– Бу өйдә Хуҗалар юк. Бары бер генә Хуҗа. Ул да булса мин генә, – дигән.
Суфый:
– Әфәндем, бирегә төш әле! Йомышым бар иде синдә, – дип әйткәч, Хуҗа тиз генә өй түбәсеннән төшеп:
– Йомышың нәрсә, сөйлә! – дигән. Суфый:
– Миңа хәл кадәренчә сәдака биреп җибәрче! – дигән.
Хуҗа:
– Үз тормышыбыз да бик авыр, сәдака бирергә бер нәрсәбез дә юк, – дигәч, суфый чыгып киткән.
Бераздан соң Хуҗа, кулына бер тубал тотып, урамга чыккан. Әлеге суфый түбән очта бер кешедән чыгып икенчесенә керергә җыена икән. Хуҗа аңа эндәшкән:
– Кил әле, әфәндем, кил, – дигән. Суфый моны күреп «сәдака бирергә чакыра», дип белеп, тиз генә килеп җиткән. Хуҗа суфыйны өенә алып кайткан һәм йортына кергәч:– Әфәндем, әгәр дә минем байлыгым булса иде, шушы тубалны тутырып, сиңа сәдакага он биргән булыр идем. Ләкин ни чара, бернәрсәм дә юк шул, – дигәч, суфый Хуҗа янына килүенә үкенеп:
– Ник аны бая ук әйтмәдең? – дигән. Хуҗа:
– Ник соң син үзең мин өй түбәсендә вакытта йомышыңны әйтмичә, мине өй түбәсеннән чакырып төшердең дә шуннан соң гына хәер соравыңны әйттең. «Бәйрәм ашы – кара каршы» менә шулай була инде ул, – дигән дә өенә кереп киткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев