Бай тормыш өчен бәхетең белән түләргә кирәк
...Һәркемнең тормышында кара полоса һәм гаиләсендә проблемалар була.
Әгәр дә андый вакытлар озаккарак сузылса нишләргә? Түзәргәме, әллә араларны өзәргә кыюлык табаргамы? Әгәр дә бай тормыштан колак кагасың килмәсә? Әйе, күз йомасың да, яшисең. Тормыш миңа бай кешегә кияүгә чыгып, бәхетле булып булмаганлыгын бик ачык күрсәтте. Бу хатымны яшь кызлар колагына дип язам. Гыйбрәт алыгыз!..
Мин үзебезнең районның бер авылында гап-гади гаиләдә туып үскән кыз. Әти-әнием, кем әйтмешли, булганына шөкер итеп, хәләл көчләре белән, очын-очка ялгап яшәүчеләрдән. Шуңа күрә минем тизрәк шәһәргә – Казанга чыгып китәсем килде. Анда рәхәт тормышта яшәү өчен барын да эшләдем. Унбиш яшьләремдә бик чибәр кызга әверелдем һәм моны да максатыма ирешү өчен яхшылап кулланырга кирәклеген аңладым. Фигурамны саклау өчен әни көн саен диярлек пешереп торган камыр-комырларны авызыма да алмадым, чәчләремне гел кычыткан, әрекмән суы белән чайкадым, ә битем минем болай да сүз әйтерлек түгел, анысы өчен Аллаһ Тәгаләгә һәм әти-әниемә рәхмәт.
Мәктәпне тәмамлагач, университетка укырга кердем. Түләү өчен әниләргә бурычка керергә туры килде, әмма беренче курс өчен тырыштылар. Ә башкалада бай дус кызлар белән клубларда «рәхәт тормышка билет» эзли башладым. Таптым да. Ул миннән җиде яшькә өлкәнрәк, бай әти-әнисенең яраткан уллары – бизнесмен. Аны үземә карату өчен бөтен хәйләкәрлегемне һәм чибәрлегемне җигәргә туры килде. Теләгемә ирештем.
Әти-әнием безнең кавышуга каршы булды. «Кызым, сез икегез ике дөнья кешесе, бәхетле булмассың син аның белән, үз тиңнеңне тап», дип киңәш бирделәр.
Ә мин ул чакта аерманы күрмәдем. Миңа бай ир белән яшәве бик тә ошый иде. Университетны тәки укып бетермәдем – кияүгә чыктым. Һәм моңа, әлбәттә инде, көтелмәгән балага узуым сәбәпче булды. Кыз таптым һәм бала чүпрәкләренә чумдым. Башкалада тормышны болай күз алдыма китермәгән идем. Ирем тәнкыйть сүзләрен ешрак яудыра башлады. Яшь бала белән үзеңне бик карап торып булмый, ә ирем күзләре белән яратучылардан. Әти-әниемнең дә кияүләре белән аралары беренче көннән үк килешмәде. Авылга кайткан вакытта әни иремне гел вакыты булмаганга, кырыс һәм һавалы булуы өчен битәрләде. Ирем кызына да вакыт тапмады һәм мин дә дуслары белән эшеннән соң, өченче планга күчтем. Бу минекеләрне, әлбәттә инде, борчуга салды, алар бит күреп тора, сукыр түгел. Ирем дә әнигә дорфа итеп җавап бирүдән тайчынмады. Мин шулай ике ут арасында калдым, кайсыларын җайларга, кайсысы яклы булырга белмим.
Кызыбызның бер яшьлеген билгеләгәндә, ирем минем әти-әниемне бәйрәмдә күрергә теләмәвен әйтте. Имеш, туган көнгә аның дуслары – югары катлам кешеләре чакырылган, ә минем туганнар – «деревенщина». Аңа алар өчен кешеләр алдында оят булачак. Бу сүзләренә бик тә хәтерем калды. Әйе, алар кыйммәтле кәгазьләрдә, бизнеста берни аңламыйдыр да, тик алар минем әтием белән әнием. Ничек итеп мин аларны оныкларының туган көненә чакырмыйча калдыра алам?
Ирем белән бәхәсләшмәдем дә, әрләшмәдем дә. Ул янында күндәм хатын күрергә күнеккән. Әнигә, бәйрәм итмибез, дип ялганладым. Аңлагандырмы, юктырмы – сиздермәде. Ә иремә рәнҗеш күңелемә кереп урнашты. Шуннан соң мөнәсәбәтләр катлаулана башлады. Әни мине, иреңне, гел аның җаена торып, бозып бетердең, дип әрли, ирем – минем якыннарым турында ниләр генә әйтми, үпкәләтермен дип тә уйламый.
Бер айдан әтинең юбилее булды. Тик минеке, авылыгызга кайтырга җыенмыйм, диде. Кызым белән икебез генә кайтырга мин хәтта шат идем. Рәхәтләнеп ял итәрмен ичмаса. Өстәл артында әти турында түгел, ә минем иремнән бик тә уңуым турында сөйләделәр. Мин дәшмәдем. Ә нәрсә әйтим? Шундый тормышка мин үзем ашкындым, үзем теләдем, тик ул миңа бәхет китермәде.
Икенче көнне кызымны әниләргә тапшырып, классташ кызлар белән очрашу оештырдык. Шулай үзем булып күптән күңел ачканым юк иде. Кемнеңдер хатыны түгел, ә табигый үзем булу шундый рәхәт! Һәм чын тормышның да шундый булырга тиешлеген аңладым. Мин иремә башка үземнекеләр турында начар сүзләр әйтергә, кимсетергә юл куймаячакмын. Мин бай ирнең уенчыгы түгел, ә хатыны һәм үз фикеремне булдырырга хакым бар. Өйгә шундыйуйлар белән кайттым.
Ирем янына ныклы карарга килеп, кыюланып кайттым һәм эшем күп дигән сәбәп белән мине үземне генә калдыру бер дә матур түгел, дидем. Гаиләм –минем аерылгысыз өлешем һәм ул мине шулай кабул итәргә тиеш. Сүзләремнән ирем көлде генә. Минем якыннарымны белергә дә, күрергә дә теләмәвен ап-ачык итеп әйтте. Әгәр дә алар белән аралашасың килә икән, кайтып йөри аласың, әмма аларның минем өйдә эзләре дә булмасын, диде. Алар аның имиджын боза икән бит! Ачуыма чыдый алмыйча, бәлки кызым белән мин дә синең репутацияңне бозабыздыр, дип сорадым.
Ә ул: «Әгәр дә бу шулай була башлый икән, каян килдең – шунда кайтып китәчәксең!» – диде.
Менә шунда бу ир-атның мине яратмавын аңладым. Кызым белән аның янында булу-булмавыбыз барыбер. Мин ничек шул хәлгә төштем соң? Яхшы тормыш артыннан куганда, һәрнәрсәнең үз бәясе булуын онытканмын. Башта әйберләремне җыеп, әти-әнием янына кайтып китәргә теләдем. Ләкин, минем анда кемгә кирәгем бар? Эшсез, белемсез, кулымда яшь бала белән. Ашыкмаска һәм уйланылмаган адымнар ясамаска булдым.
Ирем белән Казанда калдым. Күпләрегез мине гаепләр, хөкем итәр, әмма мин кабат тиеннәр санап яшәргә (русча әйткәндә «не жить, а выживать») әзер түгел. Үземнең туганнарым адресына әйтелгән кимсетүләргә игътибар итмәскә өйрәндем. Алар бөтенләй аралашмый башлады. Минекеләр безгә килми, ә ирем авылга кайтмый. Мин өй һәм балам белән мәшгуль, ирем эштә. Бәлки эштә дә түгелдер. Миңа барыбер. Бай тормыш өчен түләргә кирәк һәм бу минем бәя. Кызымны мин башкача тәрбияләячәкмен: бернинди акча да кеше бәхетен алыштыра алмый. Берең бай, икенчең ярлы гаиләдән булып кавышучылар бәхетле була алмый. Мин теләгәнемне алдым. Хәзер түзәм – «расхлебываю».
Кызлар, колагыгызга чорнап куегыз: бай гаиләдә үскән ир, безнең кебек авылдан чыккан кызларны беркайчан да үзенә тиң итеп санамаячак. Бу аларга башта гына кызык. Аннары бик күп кимсетүләргә, битарафлыкка түзеп яшәргә туры киләчәк. Уйлагыз. Андый тормыш сезгә кирәкме?
Бәхет теләп,
райондашыгыз Р.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев