Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәчек 810 яшьлек юбилеен билгеләде

Әй, гөрләде дә соң узган ялларда туксан йортлы Бәчек! Андагы бәйрәм рухы тирә-як авылларга кадәр таралды. Мондый, 500ләп кешене үзенә җыярлык колачлы чара өчен бик җитди сәбәп тә бар шул. Ул үзенең 810 яшьлек юбилеен билгеләде!

Районыбызның Бәчек авылы – таулар арасында-ышыгында, табигатьнең матур почмагында чал гасырлардан бирле яшәп килә. Тарихи рәсми чыганакларда, аның тирә-юнендә Бронза һәм Болгар чорында ук кешеләр яшәгән, диелә. Моңа археология һәйкәле – Бәчек курганы (бронза гасырның абаш мәдәниятына карый) дәлил. Ә иске зиратта Болгар чоры кабер ташы сакланган.
– Авылыбызга нигез салыну датасын билгеләү идеясе былтыр, Минһаҗетдин мулла кулъязмаларыннан китап басылып, дөнья күргәч туды (хәтерләсәгез, аның турында язма газетабыз битләрендә басылды – №44, 10 ноябрь 2023 ел). Ул анда Бәчекнең барлыкка килүен 1213-1214 еллар дип яза. Дөресен генә әйткәндә, бу безнең өчен ачыш булды һәм минем күңелгә кереп утырды. Нинди борынгы авылда гомер итәбез икән бит без! Ничек инде аны дөньяга белгертмәскә?! Бу тәкъдимне авылдашлар да хуплады һәм әзерлек эшен башладык. Менә шунда мин кабат бәчеклеләрнең бердәм булуларына, туган авылларын яратуларына инандым, – дип сөйли бу эшнең башында торучы, авылын яратучы һәм кешеләрен хөрмәтләүче Түбән Урысбага җирлеге башлыгы, Бәчек имамы Хәйдәр хәзрәт Сибгатуллин. – Барлык якташларыбыз өчен әһәмиятле шушы бәйрәмне оештыруга өлеш керткән, акчалата һәм кул хезмәте белән булышкан һәркемгә, ерак араларны якынайтып кайткан кунакларга-авылдашларга, районыбызның музейлар берләшмәсе җитәкчесе Резедә Даниловага, мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Гобәйдуллинга олуг рәхмәтләремне җиткерәм. Бу көнгә авылыбыз белән әзерләндек. Һәркем йорт тирәсен җыештырды, баганаларга петуния чәчәкләре утыртылган чүлмәкләр элдек – бәйрәм рухы булсын дип тырыштык.


...Ул көнне чара авыл зиратында әрвахларга дога кылу белән башланды. Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Гәбделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин, шушы авылдан чыккан Мордовия Республикасы хөкүмәте рәисе урынбасары Инсаф Хәйруллин, Мордовия Республикасының Инсар районы башлыгы Харис Якуббаев, Мордовия Республикасының Ромаданов районы Белозер авыл җирлеге башлыгы Рәсим Салихов, «Красный восток» АҖ генераль директоры Гадел Хәйруллин һәм бирегә килүчеләр андагы борынгы, әмма чис­тартылган, каралган һәм яңа элмә ташлар куелган Минһаҗетдин мулла, аның хатыны Ләйләҗамал абыстай, 1540 елгы Туйхуҗа каберләрен кызыксынып карады. Зираттагы гомуми чисталык та игътибардан читтә калмады.
– Зиратыгыз бик күркәм, атаклы затлар күмелгән. Авыл халкының мәрхүмнәрне хөрмәт итүе күренеп тора, Аллаһның рәхмәте булсын, – диде имам-мөхтәсиб. – Мондый матур бәйрәмнәр уздыру, читкә таралышкан авылдашларны җыю, туганлык җепләрен өзмәү – матур тәрбия чарасы. Бүген монда күптән күрешмәгән якташлар очраша, күңелләр яктыра, йөрәкләрдә җылы хисләр яңара. Исәнлек-саулыкта кабат шундый күрешүләр насыйп булсын.


Зыярәт кылганнан соң, мәчеттә Корбан ашы булды һәм инде өйлә намазы укылды. Көндезге сәгать икедә авыл юбилееның бәйрәм итү өлеше башланды. Тирә якка коймак, пылау, самовар исе таралды. Мәйдандагы халыкның күңелен махсус чакырылган кунаклар Динә һәм Рафаэль Латыйповлар күтәрде. Аларның бәйрәмнәрне ихлас, халыкчан, күңелле итеп алып бару осталык­лары турында һәммәбез дә беләдер инде, чөнки интернет хәзер бернәрсәне дә яшерми. Чынлап та шулай булды: Латыйпов­ларның чыгышлары кызыклы уеннар, конкурс­лар белән үрелеп барды. Су салынган тазларда да биеделәр, икешәр йомырка салынган табаны табагачлар белән күтәреп тә чабыштылар, ире хатынын, хатыны ирен тачкада да җилдертте, пычкы белән утын да кис­теләр, ирләр дә хатын-кызлардан калышмыйча йон эрләде, кызлар озын толымнары белән дә ярыштылар, «Милли Ашлар» тәкъдим иткән «Бавырсак. Пәрәмәч». Мас­тер-классы – тагын әллә нинди тамашалар – берсе дә калмады. Шул вакытта озак еллар күрешмәгән авылдашлар сәламләште, кочак­лашты, елмайды-көлде һәм күз яшьләрен сөртте. Сыктывкардан, Ташкенттан, Нижневартовскидан, Ульяновс­кидан кадәр кайт­каннар, якынрак җирләрдән кайтучыларны әйтеп тә торасы юк. Бәчекнең 810 еллыгы шушы авылда кендек каны тамган бик күп­ләрне туган нигезләренә кайтарды, якыннары белән очраштыр­ды. Менә шунысы кыйммәт тә!


Ә бәйрәм гөрләде! Оештыручыларга иң югары билге куярлык: бер генә кеше дә, вакыйга да, хезмәт тә игътибардан читтә калмагандыр, мөгаен. Авылның атаклы көтүчесе, бәйрәмнең хөрмәтле кунагы Рәмис Шакиров алкышлар астында чыбыркысын шартлатты, озак еллар авылдашларына бүгенге көндә алтын бәясенә торырлык хезмәт күрсәткәне өчен рәхмәтләр ишетте һәм бүләкләнде. Бик ерактан кайтучыларга истәлеккә шамаил тапшырылды. Зират өстен карап торучы, мәчет тирәсен тәртиптә тотучы – берсе дә игътибарсыз калмады. Соңгы елларда авылдан киткән, гаилә корган һәм балалары туган 8 яшь гаилә дә уртага чакырылып, бүләкләнде. Мондый адым яшьләрдә туган якларына ихтирамны арттырмый калмагандыр, бик матур күренеш булды.


50 елдан артык бергә гомер итүче гаиләләр: Фәнәзия һәм Рушан Булатовлар, Сатирә һәм Кәлимулла Гыйләҗевлар, Фәһимә һәм Равил Җиһангировлар хөрмәтләнде. Бәчекнең озын гомерле яшәүчеләре: Фәһимә апа Сәлимханова (93 яшь), Тәс­кирә апа Габделхәева (93 яшь), Бибинур апа Гаязетдинова (89 яшь), Равил ага Садриев (89 яшь) авылдашларының алкышларына күмелде һәм истәлекле бүләкләр алды.
Хәтта ул көнне иң күп кунак кайткан йорт та билгеләнде. Инде бушап калган Габдулла абый Салаватов нигезенә балалары, оныклары, туганнары – барысы 26 кеше кайткан. Менә «Авыл көне» нинди көчкә ия!


Бар баласын төп нигезгә җыеп, гөрләтте ул 810 яшен! Афәрин, бәчек­леләр! Мондый искиткеч авыл юбилеен тарих битләренә зур хәрефләр белән язарлык. Авылга сукмак менә шулай онытылмый ул! Анда алган хис-тойгылар әле һәр кайтучының йөрәкләрендә озак сак­ланыр һәм кабат шулай очрашуны теләр…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев