Азгын оныклар
Минем өч оныгым бар.
Барысы да инде үскән – ун - унөч яшьлекләр. Яңа закон буенча берничә елдан эшкә урнаштырырга була, уналты яшьтән эшләргә ярый хәзер. Яравын ярый да, тик хәзерге яшьләрдән нинди эшче инде, йә! Барысы да иркә, азгын – хөрәсәннәр! Менә минем оныкларны гына алыйк.
Җәй көне кайттылар инде минем янга авылга. Күрдем ниндилекләрен. Бер ай тордылар һәм шул вакытта алардан «бир», «миңа бу кирәкми, монысы кирәк» дигәнне генә ишеттем. Ә: «Дәү әни, хәлең ничек? Нишлим? Булышырга кирәкме?» дигәннәрен бер генә тапкыр да ишетмәдем. Бары «бир», «эшлисем килми», «мин моны эшләргә не обязан» кебек сүзләрен генә ишеттем.
Бер айдан әти-әниләре – кызым белән улым кайтты.
– Нигә балаларыгызны болай итеп тәрбиялисез? – дип сорадым. – Нигә алар сезнең шундый буш куыклар булып үсә? Балаларыгыздан бер тапкыр сарыкларга үлән алып кайтырга сорадым, алар колакларына да элмәде. Үлән җыярга онытуларын кич кенә әйттеләр. Мин аларга, соң хәзер сарыклар ачтан үлсенме, дим. Ә аларның исләре дә китми. Андый балаларны ничек тәрбиялисез соң? Хайваннарга һәм кешеләргә карата каты күңелле итеп.
Улым әйтә:
– Әни, син нәрсә инде? Алар бит авылда тумаган. Сарыкларның ничек яшәвен, нәрсә ашавын белмиләр бит. Аларга кирәк үләннең кайда үсүен дә белмиләр. Ә син аларга шундый эш кушасың. Шулай ярыймы инде. Җитмәсә аларны да, безне дә тәнкыйтьлисең.
Кызым да үз баласын якларга тотынды:
– Әни, син оныкларыңа карата бигрәк кырыс инде. Без бит аларны монда эшләргә кайтармадык. Әгәр дә сиңа нәрсә дә булса кирәк икән, безгә әйт. Без эшлибез. Ник безнең балаларга бәйләнәсең?
Ә мин аларга:
– Соң, җаныкайларым, алар сезнең ничек мәктәпкә йөриләр соң? Анда биология укыталардыр бит? Хайваннарның нәрсә ашаганын сөйлиләрдер? Әллә сарыклар шашлык ашый дип өйрәтәләрме? Менә кызым, әйт әле, нигә синең кызың Алинә колбаса гына ашый, ә минем баскан токмачлы ашымны ашамый? Шулай ярыймы? Шул дөресме? Син аш ашадың һәм бик матур гына, сәламәт үстең. Ә ул колбаса ашый да, аннары ашказанын эшләтә торган ике төймә дару эчә. Шулмы эш?
– Ну, әни син! Мин нәрсә, аңа хәзер баскан токмач пешерергә тиешме? Кайчан пешерим мин аны, вакытым бармы минем? Иртүк эшкә чабам, аннан кайткач аш пешерергә ничек өлгерим? Йокы килә. Вакыт кайдан табыйм, әни?
Улым да аны яклый:
– Алсинә дөрес әйтә, без вакыт кайдан табыйк ашлар пешерергә?
– Әлбәттә җидегә кадәр йоклап ятсаң, бернәрсә дә пешермисең. Иртән биштә торсаң – өлгерәсең. Минем җидегә кадәр гомеремдә дә йоклаганым булмады. Таңгы дүрттә тора идем, чөнки бишенче яртыга сыерны савып өлгертергә кирәк. Аннары мичкә ягып, сезгә ашарга пешерәм. Терлекләрне карап, фермага эшкә китә идем. Минем газым да, микроволновкам да булмады. Йокларга унберенче яртыдан да иртәрәк ятып булмый иде, беләсез, хәтерлисездер. Минем никтер бөтен эшкә вакытым җитә иде, ә сезнең җитми. Балаларыгыз да тәрбиясез үсә. Сез аларга балалар йортындагы апалар кебек – бераз вакытыгызны бирәсез дә, бар әйдә, бәйләнмә генә. Вакытыгыз юк. Эш баскан токмачтамени?! Сез бит алар белән аралашмыйсыз да! Әйбер сатып алып котыласыгыз килә, әнә ни телиләр – шул бар, телефондыр, планшеттыр... Башта «гәҗит» дип аңлап башымны катырдым, ә ул гаджет икән, тьфу. Бабаларының исемнәрен белмиләр, Габделлатыйф сүзен әйтергә өйрәтә алмыйм урыслашкан балаларыгызны, кабатлыйлар да, көләләр, – дип тезеп киттем, ачуым кузгалып.
Елмаешып миңа карап торалар болар икәүләшеп. Аннары улым Рашат җитдиләнеп:
– Әйе шул, әни, гаеп бездә, – диде. – Балаларга берни дә сөйләмибез. Хәзерге заманны белсеннәр, замана белән атласыннар, артка калмасыннар дип өйрәтәбез, ә авылыбыз турында сөйләмибез. Бу бер дә дөрес түгел. Эшләргә дә өйрәтмибез. Алар өстәл артында гына утырып эшләячәк, ә физик хезмәт итмәячәк дип уйлыйбыз. Әгәр дә барысы да өстәл артында утырса, кем сарыкларны ашатыр да, кем икмәк үстерер? Нәрсә ашарбыз? Әгәр дә шулай барса, ничек яшәрбез? Син оныкларыңны минем әтинең – дәү әтиләренең исемен белмиләр дигәч, уйлап, күңелемнән мин дә дәү әти белән дәү әниләрнең исемнәрен хәтерләргә тырыштым. Рәхмәт, әни, каян чыкканымны, тамырларыбыз турында уйланырга мәҗбүр иттең.
Алсинә дә, әле ярый син бар, әни, дип, килеп кочаклап алды үземне.
Кичкырын барысы бергә җыелышып елга буена төштеләр, сарыкларга күп итеп үлән, кәҗәмә тал ботаклары да җыеп кайттылар. Алсинә кызы Алинә белән өйне җыеп, идәннәрне юып чыгарды. Рашат ике улы –
Ринат һәм Рамил белән утын ватып, сарайга өеп куйдылар. Җыйнаулашып утырып, яңа суелган чеби итеннән баскан токмач, бәрәңге, тозлы кыяр, каймак салып болгатылган йомырка һәм яшел суган салаты белән сыйландык. Баллап чәй эчтек. Иртәгәсен иртәрәк торып, юынып, тамак ялгап алгач, зиратлар өстенә менеп киттек, әби-бабаларының каберләрен чистартып, догалар укып төштек.
Оныкларым мең төрле сорау биреп, кызыксынды. Күзгә күренеп үзгәреп киткәндәй тоелдылар. Менә шулай, әти-әни сүзе үтемлерәк шул замана балалары өчен, дәү әниләренең кадере, дәрәҗәсе алар аша сеңә оныкларга. Киләсе җәйгә кайтырга һәм татарча өйрәнергә вәгъдә итеп, җыенып киттеләр. Мин аларга хәерле юллар теләп, озаттым да моңсуланып кына өйгә кердем һәм өстәл өстендә кәгазьдән ясалган йөрәк күреп, кулыма алдым. Анда Алинә кызыл паста белән «Дау аника, мы тебя любим, ты у нас лучшая! Целую тебя и обнимаю!» дип язган иде. Шул йөрәкне көн саен кулыма алам да, күңелемә ниндидер җылылык тула, рәхәт булып китә.
Киләсе елга, Аллаһ боерса, татарча язып китәр әле, ана телләрен өйрәнәбез диделәр бит... Нинди булуларына карамастан, оныклар бәхет инде. Әмма чын кеше булып үсү өчен авыл тәрбиясе кирәк аларга, хезмәт тәрбиясе!
Райондашыгыз Миңзифа дип белерсез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев