Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Азат Фазлыев: «Гаиләбезне саклап тотарга тырышабыз»

Азат Фазлыев белән әңгәмә.

- Азат, сезне Руслан Кираметдинов белән нәрсә бәйли? Сез ни дәрәҗәдә дус?

- Руслан белән без күптәннән аралашабыз. «Татар моңы», «Йолдызлык», «Сандугач керде күңелгә» кебек төрле бәйге-фестивальләрдә катнаша идек. Бүгенге көндә дә якын аралашабыз. Шулай булмаса, бүген мин бу концертта булмас та идем. Даими ярдәмләшеп торабыз, бер-беребезне көндәш итеп күрмибез. Һәрберебезнең үз стиле, үз тамашачысы, үз җыры.

- Сез – татар эстрадасындагы үрнәк гаиләләрнең берсе. Алсу белән инде ничә еллар матур гомер кичерәсез. Русланның гаиләсендә ыгы-зыгылар чыккан вакытта аңа нинди киңәшләр бирдегез?

- Бу тормышта берәү дә «бу әйбер мине читләтеп узар» дип әйтә алмый. Руслан белән генә түгел, минем белән дә, башка кеше белән дә булырга мөмкин иде мондый хәлләр. Чөнки хәзер яшь гаиләләр түзәргә яратмый... Безнең әниләрдәге сабырлыкның аларда тамчысы да юк. Ә тормыш үзгәрә тора. Хәзер интернет заманы, кайбер адымны кеше интернеттан күреп тә ясап куярга мөмкин.

Без дә гаиләбезне саклап тотарга тырышабыз. Барыбыз да – адәм балалары, безнең дә төрле вакытлар була. Әгәр миңа килеп «бүгенге көндә без – идеаль гаилә» дип әйтәләр икән, мин ул кешеләргә «грамм да» ышанмаячакмын. Ничек кенә матур күренсәләр дә, кеше гаиләсенең эчке кухнясын берәү дә белми. Кайбер кешеләр виртуаль дөньяда бик оста театр уйный.

Әмма шуны әйтәсем килә: Руслан да, Ильмира да, гаиләләре таркалу белән генә югалып калмадылар. Уртак балалары бар. Икесе дә балаларын яраталар. Русланның бик бала җанлы кеше икәнен дә беләм. Белеп булмый, бәлки, киләчәктә, алар бергә дә булырлар әле. Барысы да Ходай кулында. Ничек кенә булса да, хәерле булсын.

- Челтәрле бизнес белән шөгыльләнгәнгә, берара сезгә блогерлар һәм башка кешеләр тарафыннан басым булган иде.

- Сөйлисе кеше мин эшләсәм дә, эшләмәсәм дә сөйли. Популяр артистларны да сөйлиләр. Җырламаган кешене бер дә сөйләмиләр. Син эшләмәгән очракта гына синең турыда беркем сөйләмәячәк.

Элек төрле сүзләргә игътибар итә, күңелебезне төшерә иде. Хәзер сөйлиләрме, сөйләмиләрме, язалармы, нәрсә язалар – миңа барыбер. Бу – минем тормыш, минем гаилә. Миңа балаларымны кеше итәргә кирәк.

Уйлап карагыз, мин берәр шәһәргә киләм, төрле продуктлар тәкъдим итәм. Шул ук вакытта мин – сәхнә кешесе! Әгәр мин начар продуктлар тәкъдим итсәм, халык миңа күптән «помидорлар ыргытып» бетергән булыр иде. Хәзерге вакытта начар әйберне дә, начар эшне дә качырып калып булмый. Дөньясы андый түгел. Элекке кебек чыбыклы телефон белән генә аралашып яшәмибез.

Безнең өчен исем кадерле. Без ул исемне ничә еллар балаларны күрмичә гастрольләргә йөреп, күп акчалар сарыф итеп, үзебез булдырдык. Һәм мин начар бизнес белән шөгыльләнеп, ниндидер начар продуктлар тәкъдим итү юлына басмас идем.

Мантыйк дигән әйбер бар. Начар әйберне Азат үзе кулланыр, яки баласына, башка якын кешесенә эчертер идеме икән?

Сөйләүчеләргә килгәндә, кемдер – исем эшләү, популяр булу максаты белән, кемдер белеп бетермичә сөйлидер. Ничек кенә сөйләсәләр дә, ул – аларның эше. Мин берсенә дә каршы түгел, аңа карап кына, бизнесыбыз түбән тәгәрәде, дип әйтә алмыйм.

Текст Интертаттан кыскартып алынды.

Фото, видео: Рәзилә Хәйретдинова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев