Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Айнык акыл белән йөрергә кирәк

Автомобилең бар икән, син ав томат рә вештә юл да йөрү кагый дә ләрен белергә тиешсең.

Башкача булганда, ягъ ни закон үтәлмәгәндә, юл-транспорт фаҗигасен йә син үзең чыгарасың, йә үзеңне бәрдертеп китәчәкләр. Алкогольле эчемлек куллану-кулланмау да законда аермачык күрсәтелгән. Бу мәсьәләне аек акыл белән кабул итәргә кирәк.
Автомобильче М.А.Вәлиевне ЮХИДИ хезмәткәрләре планлы тикшерү барышында шикләнеп туктаткан. Аралашкан вакытта аңардан аракы исеп килеп тору тикшерү уздыруга этәргеч ясаган. Нәтиҗәдә, аңа беркетмә төзегәннәр һәм эшен җәмәгать судына җибәргәннәр.
Җәмәгать судьясы гаеп ләнүченең моңа кадәр дә РФ КоАПның 12нче маддәсе буенча берничә тапкыр (каеш, тонировка, тизлек арттыру) җәлеп ителүен исәпкә алган. Хәзер чыгарылган карар нигезендә ул 1 ел 10 ай машина йөртә алмаячак һәм 30 мең сум штраф түлиячәк.
Зеленодольск муниципаль районының юл иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев