Айдар авылына бәйле истәлекләрем
Әтием Фәхретдин кызы Газизәнең ике кыз туганы – Таифә апа һәм Хәлимә апа Айдар авылына ике күрше егетенә кияүгә чыкканнар. Таифә апа – Әхмәтша Гәрәйшасына, ә Хәлимә апа – Зәйнулла Габдулласына.
Таифә апаның өч улы – Мөсәлим, Кәрим, Рәшит абыйлар иде (мәрхүмнәр). Хәлимә апа кызлары – Әминә, Мәдинә, Суфия апалар (мәрхүмәләр инде). Габдулла җизни дә, Гәрәйша җизни дә сугыш чорында вафатлар. Сугыштан соң 1952-53 елларда (төгәл белмим) Хәлимә апа 3 кызын ятим калдырып үлеп китә.
Фәхретдин бабай балаларны таратмаска Таифә апага әйтә, барлык туганнар киңәшләшкәч, Таифә апа үзенең өч малае янына тагын Хәлимә апаның өч кызын да сыйдыра. Күрше хуҗалыклар гына булганга, арадагы койманы сүтеп, бер ишек алды итеп, яши башлыйлар. Таифә апалар йорты кечкенәрәк булгандыр инде, Хәлимә апалар өенә күченәләр.
Әтисе сүзеннән чыкмыйча, Таифә апа өч малай һәм өч сеңлесе кызларына Әни булды. Юкны бергә юнәтеп, тату, матур яшәделәр. Һәммәсе яше җиткәч, үз гаиләләрен корды. Балалар үстеләр. Таифә апаны гомер буе хөрмәтләделәр, кунак иттеләр. Һәммәсенә олы рәхмәт, Ходай бу балаларның барчасына да урынны җәннәттән бирсен.
Мин һәм башка туганнар да Айдарга Бакырчыдан кунакка да (әбигә ияреп барган инде), Сабан туена да баргаладым.
Таифә апа Бакырчыга еш килә иде. Без олы апа – Газизә әби нигезе төп нигез булганга, кыз туганнар Газизә әбием, Сара әби, Бәян әби, Таифә апа килгәч, бөтен авыл хәбәрләрен, үзләре белгән-күргәннәрне сораштыралар, сөйләшәләр иде. Мин кызыксынучан булганмындыр, аларның бөтен Бакырчыдагы нәсел-токымнарны берсен калдырмыйча сораштырып, сөйләгәннәрен күңелемә сеңдергәнмендер.
Әбиләр колхозлашу чорларын, ул вакыттагы каршылыкларны бик еш искә алалар иде. Чөнки аларның туып үскән нигезләре – Фәхретдин Биктаһир улы нигезе – Фәхри бай хуҗалыгы каршысында булган. Алар сөйләшкәндә Фәхретдин бай, аның хатынын мәрхәмәтле итеп сөйлиләр иде. Фәхретдин бабайның энесе Борһанетдин бабай Фәхри байда эшләгән. Фәхри бай алар гаиләсенә йорт та салып биргән (Сәлахиев Рәшит абыйлар нигезе).
Колхозлашу чорында кайбер хуҗалыкларны күчерүләр булган икән. Күпмесе дөрестер, Айдарлар эзләнсеннәр, Айдарда колхоз оешып, фермалар төзелгәч, сарык фермасын урман ягына (Мирган абый йортына илтә торган юл тирәсе) корганнар. Ул урын – агачлык, чишмәсе дә бар. Таифә апа сөйләвенчә: Вахит абыйлар гаиләсен, йорт төзеп, шунда күчергәннәр. Ул сарык фермасын карагандыр. Урман якын, зур тирән чокырлар якын булгандыр, күп сарыкларны бүреләр буган, анда яшәү дә уңайсыз булгандыр инде, алар озак тормадылар, кире кайттылар, дип сөйләгән иде Таифә апа. Ул колхоз вакытында дип түгел, ә коммуна чыккач дип әйтә иде.
Фермаларга веткорма җыю вакытында без ул урынга бардык, ләкин төзелеш-нигез калдыкларын күрмәдек инде.
Безнең Бакырчыда да Төбәк кашына тавык фермасы төзеделәр.
Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы
Тулы язманы газетаның №39 санында укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев