Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ай тудымы безне ниндидер үзгәрешләр көтә?

Узып барган елның соңгы аенда социаль яктан мөһим булган кануннар үз көченә керә. Бала туганнан соң аларны теркәү, дәүләт порталларына бушлай керү – шуларның кайберләре генә.

Финанс пирамидаларына көн бетә
Финанс пирамидаларын рекламалый торган сайтларның суд карары чыкканчы ук эшчәнлеген туктатачаклар. Белгечләр мондый рекламалар кешеләрнең аңын бутый, шуңа да аларны оператив рәвештә блокка кую таләп ителә, дигән фикердә.
Ә социаль яктан мөһим булган сайтларга киресенчә, бушлай кереп булачак. Бу исемлектә дәүләт, җирле үзидарә органнары, Россия Федерациясенең бюджеттан тыш фондлар, Дәүләт хезмәте порталы һәм башкалар бар.

Һәр товарга маркировка
Товар маркировкалау канунын бозганнарга административ җаваплылык карала. Ә ялган сертификатлы товарны җитештергән, сатып алган, саклаган яисә кая да булса алып барган кешене җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр. Мондыйлар өчен 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
23 декабрьдән сертификатлаштыру турында канун гамәлгә керә. Мәҗбүри сертификатлаштыру процессына аудиторларны җәлеп итәчәкләр. Алар бу өлкәдә белем алган булырга һәм товарны махсус реестрга кертергә тиеш була.
Лицензия, сазлыклар һәм ау
Россия гадәттән тыш хәлләр ми нистр лыгы янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын проектлау хокукына аттестация үткәрә ала башлый. Бу вакытта ведомствоның лицензияләү органы кагыйдәләрне берничә тапкыр бозган яки бер мәртәбә тупас бозган өчен лицензияне туктатып тора алачак.
Шул ук көннән сазлыкларны файдалы казылмалар чыгару өчен куллану белән бәйле канун да үз көченә керә. Сазлык ларны хәзер файдалануга алмыйча гына да казылма чыгарырга рөхсәт ителәчәк. Әмма аларны пычрату тыела.
Аучылык өлкәсендә дә яңалыклар бар. Монда хуҗалык эшчәнлеге алып барырга килешү төзегән юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр аны яңа срокка аукционсыз төзи ала. Шул ук вакытта, бу эш белән намуссыз шөгыльләнгән затларның реестры алып барылачак.

Бармак эзләре, фото һәм ЗАГС
Россиягә 90 көннән дә күбрәк вакытка килергә планлаштырган чит ил гражданнарының бармак эзләрен алачак лар, фотога төшерәчәкләр һәм медицина тикшерүе уздырачаклар. Аерым алганда, ВИЧ һәм башка төрле куркыныч авыруларга тикшерү күздә тотыла.
Гражданлык хәле турында актларны хәзер теләсә кайсы ЗАГС бүлегендә теркәргә мөмкин булачак. Беренче чиратта бу бала туу белән бәйле теркәүләргә кагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев