Авырулар күп төрле, саклана белергә кирәк
Бүгенге көндә бөтен ил буенча яңа коронавирус инфекциясе таралганда, башка йогышлы авыруларга игътибар бетте. Әмма, тормыш дәвам итә.
Шушы темадан ерак китмичә, мин хайваннар арасында була ала торган куркыныч вирус инфекциясе турында искә төшереп узасым килә иде.
Соңгы елларда массакүләм мәгълүмат чаралары киң җәмәгатьчелекне хайваннар һәм кош ларның йогышлы авырулары белән еш таныштыра. Шуңа да, без хәзер «Котыру авыруы», «Дуңгыз гриппы», «Түләмә», «Кош гриппы» турында беләбез.
Күптән түгел тагын бер авыру – дуңгызларда Африка чумасы темасы актуальләште. Хайваннар өчен үлем белән тәмамланган бу куркыныч авыру, кешеләр өчен дә файдага түгел. Ул хуҗалыкларга һәм илгә бик күп финанс кыенлыклары китереп чыгара ала. Шулай да, нинди авыру соң ул Африка чумасы?
Бу дуңгызларда лихорадка китереп чыгарган һәм күп очракта үлемгә китергән кискен вирус инфекция се. Авыру беренче тапкыр 1903 елда Көньяк Африкада Европа илләреннән дуңгызлар кайтарылгач теркәлгән. 1957 елга кадәр ул Африка континентында гына таралган. 1957 елда Португалиядә авыру очраклары күзәтелгән, 1974 елда – Франциядә. СССР территориясендә 70нче елларда Мәскәү янында, Одесса өлкәсендә һәм Молдавиядә булган. Татарстан аерылып тормаса да, Нурлат районындагы Сосновка авылында шәхси хуҗалыкта теркәлгән булган. Нәтиҗәдә, анда бик күп дуңгызны юкка чыгарырга туры килгән.
Африка чумасы вирусы бөтен шартларда да әйбәт саклана. Хәтта катырылган иттә, туфракта, тирестә ул 5-6 айлап яшәргә мөмкин.
Бу уңайдан Италиядә булган очракны искә төшерергә була: аэропортта чума теркәлгән илдән килгән кешеләрнең сумкасындагы казылыклы бутербродтан да эпидемия таралган.
Бу авыруга йорт дуңгызлары һәм кыргый кабаннар тиз бирешә. Инфекция терлек азыгы, көтүлекләр, транспорт аша тарала. Вирусны механик таратучылар булып кошлар, йорт хайваннары, кимерүчеләр торырга мөмкин. Табигатьтә вирусны кыр гый дуңгызлар һәм талпаннар тарата ала. Башка төр хайваннар һәм кешеләр өчен ул куркыныч булып саналмый. Әмма, кеше вирус күчерүче була ала. Әйтик, авыру хайван хуҗасы дуңгызлары булган күршегә керсә, аларга авыру йоктырыр га мөмкин.
Авырып киткән хайваннарның кинәт температурасы күтәрелә, ютәлли, тыны кысыла, аппетиты югала, эчәсе нык килә. Үләргә берничә сәгать кала, тән температурасы төшә. Кайбер хайваннарның борыныннан кан китә, коса. Авыру очраклары теркәлсә, бөтен дуңгыз юкка чыгарыла.
Инфекция таралуны булдырмас өчен, хуҗалыкларда бөтен кагыйдәләр үтәлергә тиеш. Әйтик, азык-төлек калдыкларының зарарсызландырылганнарыннан гына файдаланырга, дуңгызларны һәм итен ярашлы белешмәсе булганда гына сатып алырга, санитария-гигиена шартларын үтәргә кирәк.
Ринат Шәрипов. Яшел Үзән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев