Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авыру таралуга юл куймыйк

Яшел Үзән ветеринария берләшмәсе хайваннарда тилчә (ящур) авыруы таралу турында кисәтә.

Казахстан Республикасы һәм Оренбург өлкәсе территориясендә тилчә авыруы, ә Башкортстан һәм Татарстан республикасы тер ри ториясендә, Сарман районында, мөгезле эре терлекләр арасында йогышлы нодуляр дерматит вирусы ачыкланган.

Нодуляр дерматит авыруын ничек аерырга соң? Бу очракта лимфа системасы за рар лана, бизгәк тота, тире ас тындагы күзәнәкләр, эчке органнар шешенә, тиредә төерләр барлыкка килә, күз, тын юллары, ашкайнату системасы зарарлана. Терлектә авыру башлануга аның аппетиты бетә, борыныннан соры төстәге лайла килә. Сыерның сөте куера, алсу төскә керә, җылытканда ул гель сыман сыекчага әверелә, тиресе бозыла, терлек үлә. Мөгезле эре терлек белән беррәттән башкалар, шул исәптән сарыклар һәм кәҗәләр дә нодуляр дерматит белән авырый. Авыру озакка сузыла.

Тилчә ул – хайваннарда очрый торган куркыныч вирус авыруы, кешене дә зарарлый ала. Соңгы тапкыр Татарстанда тилчә 1965-1966 елларда кешедә теркәлгән. Авыру чыганагы булып, тояклы йорт яки кыргый хайваннар тора. Моннан тыш, авыруны кимерүчеләр, инфекцияле, авыру терлекләр, вирус йөртүче маллар тарата.

– Республика терри то риясендә хайваннарны ирек ле йөртү һәм терлекчелек продукциясен каядыр алып бару тилчә авыруы таралу куркынычын арттыра. Зоогигиена кагыйдәләрен үтәргә, мал азыгын ышанычлы җирдән алырга, хуҗалык биналарына керү-чыгу юлында санитар нормаларны сакларга, йогышсызландыру чараларын күрергә кирәк. Яшел Үзән муниципаль районы территориясендә инфекция кертүне булдырмау буенча тулы чаралар күрүне максатка ярашлы дип саныйм, – дип сөйли районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Физзәт Фәхретдинов.
Шулай итеп:

  • ЯҮМР читтән терлекләр кертү бер ай дәвамында катгый тыела, чөнки тилчә буенча айлык игълан ителгән.
  • барлык төр хайваннар бу енча шәхси ярдәмче хуҗа лыкларда чынбарлыктагы баш саны турында мәгълүмат дәүләт ветеринария хез мәте һәм җирле үзидарә органнарына бирелергә тиеш;
  • ветеринария белгеч лә ре нә , алар таләбе буенча, диагностик тикшеренүләр алып бару һәм вакцинация уздыру өчен мөмкинлек бирергә;
  • көтмәгәндә хайваннар чирләгән очракта вете ри нария белгечләренә хә бәр итәргә. Мөгезле эре тер лекләрдә һәм башка авыл хуҗалыгы хайваннарында нодуляр дерматитның клиник билгеләре табылган очракта, Яшел Үзән муниципаль районының ветеринария хезмәтенә кичекмәстән 8 843 71 6-68-22, 3-92-10 телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк.

Сакланыгыз, җәмәгать! Бик куркыныч авыру. Һәм аны ра йонга кертмәс өчен йорт хайваннары булган кешеләрдән бик сизгер, күзәтүчән булу сорала. Әлбәттә инде, югарыда әйтелгән кагыйдәләрне үтәү бик мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев