Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Авыртулар, сызланулар аша төбәлә аңа бик күп күзләр

12 май – Шәфкать туташлары көне.

Коронавирусның бер уңай ягы булды – медиклар хезмәтенә югары бәя бирелде: дәүләт тарафыннан да, халык ягыннан да. Авыруларга каршы көрәшнең алдынгы сызыгында булган шәфкать туташларының да дәрәҗәсе күтәрелде, диясе килә.

Ә авылда аларның бәясе төшмәде дә. Авыл кешесенең врач күргәне юк бит, күрсә дә, бик сирәк булырга туры килә алар янында. Безнең үзебезнең врачлар - авыл фельдшерлары! Гомер буе нинди генә авырулар белән очрашмыйлар да, кемне генә дәваламыйлар – киң профильле белгечләр. Фаразлаган диагнозлары да табиблар куйганга 100 % туры килә.

Олы Ачасырда андый белгечләр гомер-гомергә булды. Кайберләре өлкәнәеп лаеклы ялга китсәләр дә, халык сорагач, файдалы киңәшләрен бирми, авыруга шифалы кулын тидерми калмый. Әйе, руслар әйтмешли, бывших врачей не бывает. Әнә шул шәфкать ияләренең һөнәри бәйрәме көннәрендә тагын бер кат искә алып китәргә теләдем үзләрен. Галия Гыймадетдинова озак еллар авылдашларыбызны дәвалады. Саба кызы безнең якны үз итте, авылдашлар хөрмәтен казанды. Аңа кадәр Динә апа Гобәйдуллинаны медицинада чын белгеч дип санадык, аның киңәшләре белән яшәдек һәм дәваландык. Роза Мәгъсүмова да бөтен гомерен авылдашларны дәвалауга багышлады. Хәзер исә Фәния Гыйния туллинадан башка «яши алмыйбыз» – авыл тулы авыру карт-коры. Үзебезне начар хис итсәк, иң беренче Гөлнара Яруллина белән Фәния Гыйниятуллинага килеп егылабыз.

Рәхмәт сезгә, игелекле авылдашларыбыз. Ак халатыгызга тап төшермәгән өчен. Безне, авылдашларыгызны, хөрмәт иткәнегез өчен. Укучылар арасында эшләре шул, диючеләр дә булыр. Бу дөньяларда шактый яшәгәнгә, төрлесен күргән бар анысы. Безгә дә барысы ярап бетә алмас. Әмма авылдаш медиклар түгел.

Авылымның шәфкать туташлары турында бер-ике сүз генә язарга утырган идем, ә алар минем күбәү икән! Килендәшем Олы Шырдан медигы Миләүшә Каюмова, туганнарым Рәдинә Фәйзуллина, Хәлимә Павлова, Ләйсән Хисамова, ә дусларым... Бик күбесе Җир йөзендәге иң шәфкатьле һөнәрне сайлаган. Үзләре дә сәламәт булып, яшисе килеп яшәсеннәр иде.

Гүзәл Кәримуллина. Олы Ачасыр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев