Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Авыр чакта Аллаһ Тәгаләгә сыендым!»

Хөрмәтле газета укучылар, тиздән илебез Бөек Ватан сугышында җиңүнең тагын бер тантаналы язын бәйрәм итәчәк. Шул уңайдан газетабыз ветераннарны хәтер сандыгындагы истәлекләр белән уртаклашырга чакыра. Иң кызыклы язмалар газета битендә урын алачак.

Бөек Ватан сугышы башланганда миңа 17 яшь иде. Сугыш башлангач, башта Чирмешән авылына окоп казырга бардык. Ике метр тирәнлектәге окоп казыган өчен 500 грамм ипи бирәләр иде. Эшкә бармасаң, анысы  да эләкми. Аннан кайткач, авылда ат караучы булып эшләдем. Колхозда сигез бригада иде, һәрберсендә уникешәр ат.  Үзебез печән чабып, үзебез шуларны алып кайтып, атларга ашаттык. 4әр мичкә алып, суга бара идек. Тиресләрен түгеп, асларын чистартып, атларны бик яхшы тәрбияләдек. Үзем бер яшь атны җигеп йөри идем, бик яраттым. Шул атымны сугышка алдылар. Атым сугыштан кайтмады.
Дүрт туганымны сугышка алдылар. Мине дә  сугышка алырга дип, военкоматка чакырттылар. Әти белән әни икесе ике якка егылып калды. Военкомга: «Әти белән әни икесе дә өлкән яшьтә.  Аларны ничек ташлап китим?» – дидем. Военком авылдан справка алып килергә кушты. «Синең урыныңа Косякау авылыннан бер кыз  килеп җитсә, каласың», – диде  ул. Рус кызы җигелгән ат белән килеп җитте. Мине стройдан чыгарып аны минем урынга бастырдылар.
Бер елдан соң Заһир абыем­ның  үлү хәбәре килде.  Мин елыйм.  Военком Минһаҗ абый әйтә: «Елама. Менә миңа нишләргә? Синең урыныңа киткән Косякау кызы  һәлак булган.  Ул хәбәрне әнисенә ничек җиткерим?» – ди.
Ике ел колхозда  бригадир булып эшләдем. Колхоз сые­ры белән  Албабага Норлат авылыннан утын ташый идек. Утынны вагонга да төятәләр иде.  Төяргә вагон булмаса, бушатып кайтып китә идек.
Мари  урманына  Иделгә утын ташырга җибәрделәр.  Җиде кыз һәм Әкрам  абый. Кызлар Нурҗиһан, Бибинур апа, Нурсафа, Зәйтүнә, Фәүзия, калганнарын хәтерләмим. Урманга атлар белән бардык. Иделгә төшкәндә текә тау бар иде. Атны башыннан тотып, чыбыркы сабы белән  тыеп төшә идек.  Шунда бер рус кызы, атын тыя алмыйча, төялгән утыны белән туп-туры Иделгә  кереп китте. Никадәр эзләсәләр дә таба алмадылар.
1943 елда әтием Шакир Хәмитов 70 яшендә вафат булды.  Авылда кабер казырга ирләр юк. Авыл картлары белән әтине җирләдек. Яраткан энем Сабирҗан сугыштан әйләнеп кайт­мады. Гарифҗан трудармиядә эшләде. Закир абый сугыштан җиңү белән кайтты. Озак елар Мәскәүдә яшәде, эшләде.
Өч медалем бар.  Сугыш елларында авырлыкларга дучар булдык, ләкин бирешмәдек, нык булдык. Хәзерге тормышыбыз бик әйбәт. Ходай Тәгаләгә  рәхмәт, күңелемдә гел ул булды. Авыр чакта Аллаһ Тәгаләгә сыена идем.
Хәзерге көндә  улым Рәшит, киленем  Мәгъфирүз хөрмәтендә гомер итәм. Сугышлар булмасын, балаларыбыз, онык­ларыбыз  сугыш дигән афәтне  күрмәсен иде.

Хәдичә Хәмитова.
Күгәй

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшел Узэн районы Күгәй авылы хатирәләр