Авылыбызның киләчәген үзебез сайлыйбыз
Үзсалым турында күп язабыз, аңлатабыз, сөйлибез һәм шушы акча ярдәмендә авыл җирлекләрендә башкарылган эшләр күз алдында. Хәзер без журналистлар кайсы авылга гына барсак та көзен курыкмыйча резин итек түгел, ә күнен киябез. Иң мөһим проблемаларның берсе булган юлсызлык, ниһаять, чишелә кебек.
18 ноябрьдә киләсе елга үзсалым акчасын җыю буенча җирле референдумнар узачак. Җирлек Советлары инде референдумга чыгарыласы сорауларны раслаган һәм яшәү урыны буенча пропискада булган, 18 яше тулган һәркем өчен үзсалым акчасының суммасы билгеләнгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Яшел Үзән районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Динара Маслова җиткерде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел районның 7 җирлегендә референдум үткәрелми. Васильево, Карамалы Тау бистәләре, Осиново, Октябрьский, Раифа, Зөя һәм Новополька җирлекләрендә референдум узмый, шулай булгач, үзсалым акчасы җыелмый, ә акча булмагач, яшәеш өчен мөһим булган эшләр башкарылмый, проблемалар чишелми дигән сүз.
Дәвамы газетаның 80нче санында.
Гөлнара Вәлиева фотолары.
Норлатның Бакча урамында яшәүче алтын куллы егетләре берләшеп, ташландык хәлдә булган коега үз теләкләре белән, яңа сулыш өргән. Радик Тимершин, Раил Шәмсетдинов, Фәһим Гарипов, Рәис Минһаҗев (рәсемдә) тудырган бу матурлыкны, газета укучыларыбыз сез дә күрегез әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев