Авылдашымның язмышы укылмаган китап кебек
«Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз», – дигән әйтемнең дөреслегенә мин, авылдашым Сәлим Кәлимулла улы Шаһидуллин белән очрашып сөйләшкәч, тагын бер кат инандым. Сәлим абыйны без җитез, җор телле, гел елмаеп аралашучан кеше буларак кына беләбез, ә ул исә, авылда беренче фотосурәткә төшерүче дә әле.
10 сыйныфны тәмамлагач, Казанда махсус курсларда укып кайта да, бу сугыш беткән 1945 ел була, ул чакта әле Норлат районының рус телендәге «Путь Ленина» һәм «Ярыш» газетасына фотохәбәрче булып урнаша. Бергә эшләгән баш мөхәррирләр Мулла Иленнән Минһаҗетдин Идрисов, авылдашыбыз Борһанов Габбас абыйларны искә алып: «Ике телдәге басмаларны да районда, күмәк хуҗалыкларда булган вакыйгалардан төшерелгән фотосурәтләр белән мин баета идем, беренче совет аппараты «Фотокор» белән», –дип сөйли Сәлим абый. Редакциядә өч еллап эшләгәч, аны район мәдәният йортына гармунчы итеп чакыралар. үзенең дә күңеле җырга-моңга тартылгач, ризалык бирә. Сугыштан соңгы авыр еллар булса да, егет-кызлар гашыйк булмыйча тормый, үзе чибәр, үзе гармунчы булса бигрәк тә кызлар күзе төшә. Тәтеш медицина көллиятен тәмамлап, авыл дәваханәсенә эшкә җибәрелгән Апас районы Иске Йомралы авылы кызы Гафиягә бер күрүдән күзе төшә Сәлимнең, озак та тормый яшьләр өйләнешеп тә куялар. Туган җанлы апасы Рәбига бу вакытта ерак Әзербайҗанга вербовка белән киткән була. ул, биредә яшәргә җиңелрәк булыр, дип, энеләрен үзе янына чакыра. Яшьләр күп уйлап тормый, монда да югалтыр әйбер юк, диеп, китәргә була. Сәлим абыйга янә бер һөнәр үзләштерергә туры килә, ул төзелештә эшли башлый. атаклы Мингечаур ГЭСының төзелә генә башлаган чагы, иң зур плотиналарның берсе, биеклеге 81 метр була, ГЭС төзелешен сурәтләгән фотоларын кадерләп саклый әле дә. Әмма туган авылын, әнисен сагыну хисләре, аннан гаиләләре дә тулыланырга торганга, янәдән туган нигезгә кайталар.
Тормыш иптәше Гафия апаны безнең Идел аръягында белмәгән, хәтерләмәгән кеше юктыр. Бар хезмәт юлын авырулар дәвалап, өлкән шәфкать туташына кадәр күтәрелгән, үзе ягымлы, үзе таләпчән, бар җирдә чисталык, тәртип яратучан иде (сигез ел була арабыздан киткәненә, урыны оҗмахта булсын). Сәлим абыйның хезмәт кенәгәсендә әле ашханә мөдире, аннан соң лаеклы ялга киткәнче егерме алты ел районыбызның суд приставы булып эшләгәне дә, мактау, рәхмәт хатлары да язылган. Икесе дә бик матур, күңелләре моң тулы гаиләнең балалары да үзләренә охшап, сөбеһанАллаһ, әти-әниләреннән күчкән чибәрлек өстенә талантны, кешелеклелек, тыйнаклык дигән төшенчәләрне дә өстәп биргән. Уллары Наил белән кызлары Галия икесе дә медицина институтын тәмамлап, сәламәтлек сагында эшлиләр. Наил медицина профилактика үзәгендә югары категорияле белгеч, республикабыз спортчылары белән эшләүче табиб. Галия Хисамова исә республикабызның атказанган табибәсе, сәламәтлек саклау отличнигы, замана чире белән авыручылар хосписында баш табиб булып эшли. Уллары Ренатны, Яшел Үзән сандугачын, илебезнең барлык төбәкләрендә беләләр. Ул – Татарстанның атказанган артисты, җырчы, әтисе юлын дәвам итүче. Өлкән яшьтәге авылдашларыбызның тормышы безнең өчен укылмаган китап шикелле икән, укыйсы да укыйсы әле!
Розалия Ибраһимова.
Норлат
Фото гаилә архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев