Авылда җинаять кылынган
Эчке эшләр бүлегендә 24 җинаять теркәлгән. Шуларның 16сы – шәһәрдә, 8е районда булган. 19 җинаять ачылган. 14е – «кайнар эздән».
1 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 2 юлбасарлык, 8 талау, 11 урлау, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 җинаять теркәлгән.
Юынчы авылында яшәүче 42 яшьлек ирне Айдар авылында яшәүче беркайда да эшләмәүче 22 һәм 27 яшьлек ике бертуган ир кыйнап, кабыргасын сындырган һәм пенсионер әнисенең 3 мең сум акчасын талап алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев