Авылда буш яткан җирләрдә чүп үстермик
Күршеләрнең җир участокларында биш ел элек йортлары янды. Бакчаларында чүп үләне котыра, хуҗаларының килеп күренгәннәре дә юк. Аларның җирләрен алып миңа бирүләрен дәгъвалый аламмы?
Алдан, сезне кызыксындыручы участокның кемнеке һәм нинди хокукларда аныкы булып исәпләнүен ачыкларга кирәк. Моның өчен, күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан хокуклар турында мәгълүмат бирүләрен сорап, Росреестрга барып гариза язарга кирәк.
Әгәр дә күршегезнең әлеге җир биләмәсенең милек хуҗасы булмавы ачыкланса, РФ җир кодексының 45-47 маддәсе кагыйдәләре нигезендә, түбәндәге хокуклар мәҗбүри туктатыла:
Җир участогын даими (сроксыз) куллану хокукы;
Җир участогын милек хуҗасы буларак гомер буе куллану һәм мирас итеп калдыру хокукы;
Җир участогын арендалау хокукы.
Җир участогын тиешенчә кулланмау һәм аны куллануга тапшырган вакытның чыгуы – хокукларның мәҗбүри юк ителүенә нигез булып тора.
Участокның хокуклы иясенең җирне тулаем авыл хуҗалыгы җитештерүе, торак һәм башка корылмалар төзү өчен 3 ел дәвамында (әгәр дә закон белән озаграк вакыт билгеләнмәгән булса) максатчан файдаланмавы – тиешенчә кулланмау булып санала (РФ ГК 284 маддәсе).
Өстә язылган хокуктан мәҗбүри мәхрүм итү РФ ҖК 54нче маддәсенең 4нче пунктына яраклы рәвештә, җир участогын тартып алу турындагы суд карары үз көченә кергән очракта гына башкарыла. Бары тик шундый карар кабул ителгәннән соң гына, гражданнарга җир бирү хокукы булган җирле үзидарә органы сезгә әлеге участокны бирү-бирмәү мәсьәләсен карый алачак.
Сезне кызыксындырган җир участогы шәхси милеклектә булган очракта да, ул шулай ук хуҗасыннан алынырга мөмкин. Максатчан кулланылмаса, йә булмаса аны эксплуатацияләү җирнең уңдырышсызлыгына сәбәп булса яки тирә якка зыян китерсә – әлеге фактлар җир биләмәсен тартып алырга нигез булып тора (РФ ГК 285 маддәсе).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев