Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авыл хуҗалыгында автомобильләр газ-мотор ягулыгына күчәчәк

Компримацияләнгән (кысылган) табигый газны ягулык сыйфатында куллану - агрофирмаларга чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирә.

Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык -төлек министры Марат Җәббаров Татарстан агросәнәгать комплексы предприятиеләренең техниканы газ-мотор ягулыгына күчерүләрен әйтте. Бу хактагы киңәшмә узган шимбәдә Хөкүмәт йортында узды. 
Җәббаров авыл хуҗалыгында мондый ягулык куллану - агросәнәгать җитештерүчеләренең чыгымнарын оптимальләштерү, шулай ук акчаларны файдалы тоту юлларының берсе, дип билгеләп үтте. Искәртеп китик, техниканы газ-мотор ягулыгына күчерү моңа җиһазландыру бәясенең 30%ына кадәр субсидияләнә. 
Мәсәлән, «Чаллы-Икмәк» компаниясе 2015 елдан бирле газ ягулыгын куллана башлады, бүгенге көндә аның автопаркының яртысыннан артыгы метанда эшләүче машиналардан тора. Транспорт чараларын яңадан җиһазландыруның мондый ысулы предприятиегә ягулык чыгымнарын 6 млн сумга киметергә ярдәм итте, диде авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев