Авыл башлыгына сылтау җиңел ул, ә үзең ничек ярдәм күрсәтәсең?
Бүгенге көндә ниндидер эш башкарганда, әнә башлык эшләсен дип кенә авыл җирлегенә аударып калдыру дөрес гамәл түгел.
Кешечә матур итеп яшим дисәң, үзеңнән дә өлеш кертергә кирәк. Үзара салым программасы шәһәрдә юк, ә шәхси секторда яшәүчеләр шат булыр иде. Ни өчен дигәндә, үз йортлары белән торучыларның да тигез юлдан йөриселәре килә.
Шулай булгач, 18 ноябрьдә референдумнарда катнашып, бердәмлегебезне, туган җиребезгә битараф булмавыбызны күрсәтик. Авыл башлыгына сылтау җиңел ул, ә үзең ничек ярдәм күрсәтәсең?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев