Автобус пассажирлары зыян күргән
Юлларда чыккан һәлакәтләр һәрвакыт кешеләр сәламәтлегендә чагылыш тапмый калмый. Хәтта корбаннар да булырга мөмкин.
Әле күптән түгел генә, 5 мартта, Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлында иртәнге тугызлар тирәсендә зур юл-транспорт фаҗигасе чыга. Фургон тагылган «Вольво-FH12» автомашинасын йөртүче 35 яшьлек ир-ат, Казан шәһәреннән Яшел Үзән юнәлешендә хәрәкәт иткәндә, «Тоташ линия» юл тамгасы таләпләрен бозып, «Туры хәрәкәт» юл билгесе була торып, сулга борылышы алдыннан үз маневрының куркынычсызлыгына инанмыйча, 39 яшьлек ир-ат йөртүендәге «Hyundai Universe Space» пассажир автобусы белән бәрелешә.
Әлбәттә, мондый юл һәлакәте эзсез генә булалмый. Нәтиҗәдә, автобус пассажирлары тән җәрәхәтләре ала: 62 яшьлек пенсионер ханым җилкә сөяге сынып, Яшел Үзән дәваханәсенә госпитализацияләнә. Ә 30 яшьлек хатын-кызның бот сөякләре сына. Аны да дәваханәгә алып китәләр. 37 яшьлек хатын-кызга һәм 9 яшьлек кыз балага, автобус йөртүчегә бер тапкыр медицина ярдәме күрсәтелә. Зыян күрүчеләрнең барысы да куркынычсызлык каешын эләктергән була.
Менә шулай, аз гына саксызлык күрсәттеңме, яисә кагыйдәне үтәмәдеңме, фаҗига чыгасын көт тә тор. Автомобильчеләр юлларда бик игътибарлы булыгыз. Кеше гомерләре һәм үзегезнеке сезнең кулларда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев