Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Avitoда кулланылышта булган әйберләрне саткан өчен салым алырга телиләр

Финанс министрлыгында тотылган әйберләр саткан өчен, гомуми нигезләрдә 13% ставка буенча салым салынырга тиеш, дип саныйлар.

Тотылган әйберләр саткан өчен НДФЛ бюджетка елына 80 млрд. сумга якын акча китерергә мөмкин.
Шул ук вакытта салымны исәпләү һәм түләү буенча бурыч товар сатучыга йөкләнә.

«Салымнар һәм җыемнар турындагы законнар электрон платформаларга һәм социаль челтәрләргә салым агентлары функцияләрен йөкләми, — дип аңлаталар Финанс министрлыгында. - Шуңа күрә мондый платформалар һәм социаль челтәрләр кулланучылар акчаларыннан салым түли алмый".

Федераль салым хезмәтендә әлеге инициативаны хуплаганнар һәм Салым кодексы нигезендә, гражданнар мөлкәт сатудан кергән табышлардан мөстәкыйль рәвештә НДФЛ түләргә тиеш, дип билгеләп үтәләр.

Data Insight һәм Avito тикшеренүләре мәгълүматлары буенча, 2019 елда россиялеләр 568 млрд сумлык сайтлар аша килешүләр үткәргән. 60% очракта кулланышта булган әйбер сатыла. Сатучыларның тагын 29%ы яңа яки аларның үзләренә ярамаган әйберләр тәкъдим итә.

Экспертлар фикеренчә, дәүләтнең кулланылышта булган әйберләрне сатудан кергән табышлардан салым җыярга омтылулары сатучыларны онлайн-платформалардан качарга китерүе мөмкин. Россиялеләр товарны турыдан-туры сатуның башка ысулын эзләп табачак.
Соңрак Финанс министрлыгында яңа салымнарны әлегә кертергә җыенмауларын белдергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев