Авариядән соң – могҗиза!
Вакыты-вакыты белән дөньяда ышанмаслык хәлләр булгалый. Шундыйларның берсе – бер ирнең авариядән соң күрә башлавы.
Гожув-Ввелькопольски (Польша) шәһәрендә яшәүче Януш Горай яшь чагында ук җитди аллергия аркасында күрми башлаган. Сул күзе бөтенләй сукыр, ә уң күзе шәүләләрне һәм яктылыкны таный алган. 20 елдан соң ир-ат, елмаеп, туганнарына яңадан күрә башлавын хәбәр иткән. Могҗиза һәлакәттән соң башланган.
Ике ел элек Януш юлны тиешле урыннан чыга башлавына карамастан, аны машина дәрдерә. Поляк башы белән капотка бик каты бәрелә, аннары асфальтка егыла. Табиблар аның сынган ботын ялгау буенча җитди операция ясыйлар. Берничә атнадан сынган сөяк төзәлә башлый. Һәм шаккатмалы хәл, күз күреме дә яхшыра. Ир-атны нәрсә савыктырганын әлегә берәү дә белми. Бәлки, бу дарулар катнашмасы нәтиҗәседер. Кайбер мәгълүматларга караганда, мондый нәтиҗә антикоагулянт чараларның башка төр препаратлар белән кушылгач булырга мөмкин. Бүген Польша кешесе чын-чынлап бәхетле. Ул авариядән соң тернәкләнеп кенә калмаган, күрә дә башлаган. Ул, ниһаять, тулы тормыш белән яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев