Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Һава торышы үзгәрүләрен сизүчеләргә тест

Бирелгән сорауларга алдамыйча, дөрес итеп җавап бирегез. «Әйе» җавабына – 10 балл, «Юк» җавабына – 5 балл санагыз.

1.Сез һәр көнне һава торышын тыңлап, магнит давыллары, үзгәрешләрнең кайчан булуын алдан ук белеп торасызмы?

2.Һава торышы турында сөйләшү Сезнең өчен яраткан темамы?
3.Нинди һава торышы буласын алдан ук тоясызмы?
4.Һава торышы үзгәрү алдыннан яки шул көнне үзегезне ярсулы, «сыгылган лимон» кебек хис итәсезме, начар йоклыйсызмы?
5.Магнит давыллары вакытында буыннарыгыз, аркаларыгыз авырта, йөрәк тирәсендәге урыннар чәнчи, начар тойгылар барлыкка киләме?
6.Һава торышы начарланганда аппетитыгыз түбәнәяме? Бәдрәфкә ешрак йөри башлыйсызмы?
7.Һава торышы үзгәргәндә маңгаегыз тирләп чыгамы, күзләрегезгә кара түгәрәкләр күренгәләмиме, «күз капчыклары» кабарамы?
8. Һава торышы үзгәргәндә һәрвакыт башыгыз авыр­тамы?
9.Болытлы, яңгырлы көннәрдә үзегезне начар хис итәсез, әмма болытлар таралып, кояш чыкканнан соң, барысы да яхшырамы?
10.Яз-көз көннәрен яратмыйсыз, ул      вакыт­­­лар­­да авыруларыгыз көчәйгәнгәме?
11.Отпусктан соң өйгә кайткач, җайлашу өчен (адаптация) Сезгә күпмедер вакыт кирәкме?
12.Иртән уянганнан соң, азрак аунап ятасыгыз киләме? Эш көнегезне өстәл артында яки санак (компьютер) янында үткәрәсезме?


Балларны саныйбыз.
а) 60тан 75кә кадәр – һава торышына бәйлелек Сездә юк.
ә) 80нән 95кә кадәр – Сездә һава торышына бәйлелек бар,  ләкин сәламәтлегегез турында үзегез дә (мөстәкыйль) кайгырта аласыз.
б) 100дән 120гә кадәр – Сезгә белгечкә консультация­гә барырга кирәк, чөнки үзегез генә авыруыгызны җиңә алмыйсыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев