Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Әтисе дә күрә бит инде» – Айдар Галимовның кызын ярымшәрә фотолары өчен тәнкыйтьләгәннәр

Татарстанның халык артисты Айдар Галимовның төпчек кызы Айгизә сәхифәсен карап баручыларны үзенең ярымшәрә фотолары белән гаҗәпкә калдырган.

«Сторисларда бу фотолар барыгызга да ошаган иде. Сезне аларга лайк кую мөмкинлегеннән мәхрүм итә алмыйм», – дип яза ул.

Айгизәнең образын «ут» дип бәяләүчеләр, бу хакта күпләгән комментарийлар калдыручылар бар.

«Ужасно матур булган бу!», «Просто вау», «Син – нык матур һәм талантлы», «Йолдыз», «Мондый чибәр булу – җинаять», – дип язалар алар.

Әлбәттә инде, фотолардан гаеп эзләүчеләр, фикерләрен ачыктан-ачык белдерүчеләр дә җитәрлек. Күпләр, Айгизә әтисе Айдар Галимовның йөзенә кызыллык китерә, дип борчыла.

«Әтисе дә күрә бит инде моны»;

«Лаеклы җырчының кызы уйламыйча эш итә монда»;

«Коточкыч булган бу. Башка әйтер сүзем юк»;

«Образың җырлавыңа туры килә»;

«Шундый акыллы кешенең кызы инде бу»;

«Өстеңә тагын берәр нәрсә киясең калган», – дип тетмәсен теткәннәр Айгизәнең берничә хатын-кыз.

Ә сезгә Айгизәнең образы ошыймы?

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

2

3

5

11

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ужас , коточкыч

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бердэ килешми этисен мыскыл иту бит инде бу без Айдар Галимовны бик куптэн белэбез , жырларын тынлап, карап торабыз без аны бик хормэт итэбез , этиенэ хормэт белэн кара балам